Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөгелмәнең сәнгать мәктәбе укучылары “Радуга” үзәгендә концерт күрсәттеләр

"Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге психологы Рәзилә Шакирова сөйләвенчә, чара Россия геройлары көненә багышлана һәм үз Ватаның өчен горурлык һәм патриотлык хисе тәрбияләү максаты белән оештырыла. Яшь пианистлар башкаруында "Родничок" (Аделя Павлова), "Скерцетто" (Зилә Галимова), "Петрушка" һәм "Ванюша" (Галина Ковалевич) җырлары яңгырый. Эльза Хәбибуллина аккордеонда "Озорные мыши» әсәрен һәм "Пуговица" җырын...

"Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге психологы Рәзилә Шакирова сөйләвенчә, чара Россия геройлары көненә багышлана һәм үз Ватаның өчен горурлык һәм патриотлык хисе тәрбияләү максаты белән оештырыла.

Яшь пианистлар башкаруында "Родничок" (Аделя Павлова), "Скерцетто" (Зилә Галимова), "Петрушка" һәм "Ванюша" (Галина Ковалевич) җырлары яңгырый. Эльза Хәбибуллина аккордеонда "Озорные мыши» әсәрен һәм "Пуговица" җырын башкара.

Фортопианода уйнаучы Ольга Горошкованың ("Латышская народная полька"), Диана Зиннурованың ("Резвушка"), шулай ук, башлап кына килүче вокалчылар Арина Гренадерскаяның ("Отчий дом"), Анастасия Курзаеваның ("Лунная мелодия") һәм гитарачы Никита Прасоловның ("Болеро") чыгышлары бер генә әби-бабайны да битараф калдырмый һәм аларның кәефләрен күтәрә.

Соңрак, өлкән буын вәкилләре тарихи табышмаклар чиштеләр һәм "Россия Геройлары" викторинасында катнаштылар.

Разилә Шакирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса