Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәләр тыныч яшәсен дип

10 июль көнне Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә муниципаль районы бүлеге хезмәткәрләре агымдагы елның беренче яртысында алып барган эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Киңәшмә эшендә Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров та катнашты.

Маргарита СУВОРОВА.
Елена Логинова фотосы.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Ринат Билалов бу ярты елда җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе 65 процент тәшкил итүен әйтте, республикада бу күрсәткеч - 57,8 процент. Ә менә үтерешләр, автомобиль урлау, талау, явызларча хулиганлык эшләү, сәламәтлеккә ныклы зыян салу кебек җинаятьләр 100 процентка ачылган. Докладчы шулай ук бүлекнең шәһәр һәм районда тәртипне, ә димәк, шәһәрдәшләребез имин һәм тыныч яшәвен тәэмин итүдә төп рольне тотуын әйтеп узды. Бу чорларда тагын бер мөһим эш юнәлеше - спортның су төрләре буенча Казанда узачак дөнья чемпионаты вакытында тәртип саклау. Безнең полиция хезмәткәрләренең дә күпчелеге бу эшкә җәлеп ителә.

Шәһәр мэры Линар Закиров быел 13 сентябрьдә тагын бер мөһим вакыйга - Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле депутатлар сайлау узачагын искә төшерде. Сайлаулар һәрвакыт сәяси партияләрнең һәм җәмәгатьчелекнең җитди күзәтчелеге астында уза, шуңа да тавыш бирүләр вакытында сайлау турындагы законнарның төгәл үтәлешен, гражданнарның сайлауга хокукларын тулысынча гамәлгә ашыруны тәэмин итү өчен көч структураларының тырышлыгы таләп ителәчәк.

Шәһәр башлыгы милләтара низагларны, чит мәмләкәтләрдән килүче хезмәт миграциясе вәкилләренә бәйле проблемаларны профилактикалау эшенә игътибарны көчәйтү кирәклегенә басым ясады. Әлеге өлкәдә тәртип булмау мәшгульлек җәһәтеннән генә түгел, социаль сферада да балансны какшата, теләсә кайсы торак пунктта тынычлыкны югалта ала.

Сүз соңында Линар Закиров эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә шәһәр-район территориясендә куркынычсызлыкны тәэминт итүләре, зур һәм конструктив эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса