Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдә “Ел укытучысы — 2016” билгеләнде

9 февраль көнне 3 нче урта мәктәпнең актлар залында узган чарада 2016 елның иң яхшы укытучысын билгеләделәр. "Ел укытучысы - 2016" бәйгесендә Бөгелмә муниципаль районының 13 укытучысы катнашты. Екатерина Ратанова (1 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Гөлназ Басыйрова (9 нчы урта мәктәпнең тарих укытучысы), Мария Кайзер (1...

9 февраль көнне 3 нче урта мәктәпнең актлар залында узган чарада 2016 елның иң яхшы укытучысын билгеләделәр. "Ел укытучысы - 2016" бәйгесендә Бөгелмә муниципаль районының 13 укытучысы катнашты.

Екатерина Ратанова (1 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Гөлназ Басыйрова (9 нчы урта мәктәпнең тарих укытучысы), Мария Кайзер (1 нче урта мәктәпнең тарих укытучысы), Светлана Воробьева (4 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы), Вәсилә Тамирханова (6 нчы урта мәктәпнең география укытучысы) "Педагогик дебют" номинациясендә көч сынашты. Ә Елена Морозова (1 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Мария Соловьева (Карабаш бистәсенең 2 нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Айгөл Шәмгунова (16 нчы урта мәктәпнең тарих укытучысы), Елена Поровицина (16 нчы урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы), Лилия Вәлиева (9 нчы урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы), Халидә Бәдретдинова (14 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы), Марина Пешкова (2 нче лицейның әйләнә-тирә мохитне өйрәтү укытучысы), Сергей Дмитриев Кече Бөгелмә урта мәктәбенең информатика укытучысы) "Ел укытучысы" исемен алу өчен тырышты.

Бәйгедә катнашучыларның һәрберсе -- талант иясе, үз һөнәренең остасы. Бер сүз белән әйткәндә, алар -- Бөгелмә педагогларының "иң-иң"нәре, туган җиребезнең тәрбия һәм белем бирү горурлыгы. Алар, сәхнәгә бер-бер артлы чыгып, жюри әгъзаларына һәм тамашачыларга үзләренең инновация тәҗрибәсен күрсәтте, педагогик осталыгын дәлилләде, белем бирү серләрен ачты.

14 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Халидә Бәдретдинованы мин актлар залының ишеге янында очраттым. Күренеп тора, дулкынлана иде. Шуңа карамастан, минем белән аралашып алырга вакыт тапты. Халидә Бәдретдинова -- югары дәрәҗә һәм хөрмәт яулаган укытучыларның берсе. Күпьеллык тәҗрибәсе булган укытучы үз эшендә төрле алымнар, технологияләр, методикалар кулланып эшли икән. Соңгы елларда "Инглиз телен укытуда контрастлы лингвистика алымнары" темасы өстендә эшләгән. Халидә Хәмзә кызының укучылары төрле бәйге, конкурс, конференцияләрдә катнашып, җиңү яулыйлар. Ул эш тәҗрибәсен даими рәвештә район һәм республика күләмендә уртаклаша. Нәтиҗәле эше өчен төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Ул -- "Безнең иң яхшы укытучы" һәм "Алгарыш" республикакүләм грантлары иясе.

"Ел укытучысы - 2016" бәйгесенең муниципаль җирлектә узган этабында беренче урынны 2 нче лицей укытучысы Марина Пешковага бирделәр, "Педагогик дебют" номинациясендә 6 нчы урта мәктәп укытучысы Вәсилә Тамирханова беренчелекне яулады. Хәзер алар республика күләмендә узасы ярышка әзерләнә.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса