Бөгелмәдә бәйрәм иттек көн буе
30 август - Татарстан Республикасы бәйсезлеге турында Декларация кабул ителгән көн. Быел барлык татарстанлылар да республикабызның туган көнен 26 нчы тапкыр бәйрәм итте. Бу көнне шулай ук Бөгелмә шәһәре үзенең 235 еллыгын да билгеләп узды. Әлеге ике зур бәйрәм шәһәребездә 28 август көнне үткәрелде. Яшенә, һөнәренә, социаль хәленә карамастан, бәйрәм...
30 август - Татарстан Республикасы бәйсезлеге турында Декларация кабул ителгән көн. Быел барлык татарстанлылар да республикабызның туган көнен 26 нчы тапкыр бәйрәм итте. Бу көнне шулай ук Бөгелмә шәһәре үзенең 235 еллыгын да билгеләп узды. Әлеге ике зур бәйрәм шәһәребездә 28 август көнне үткәрелде.
Яшенә, һөнәренә, социаль хәленә карамастан, бәйрәм бөгелмәлеләрнең барысын бергә берләштерде. Бу көнне шәһәрдәшләр көнозын танышларын, туганнарын бәйрәм белән котлады, үзләре дә тәбрикләүләр кабул итте. Аларны хәтта космостан да котладылар. Россия космонавты, "Роскосмос" космонавтлар отряды сынаучысы Алексей Овчинин турыдан-туры элемтә вакытында эфирга чыкты һәм бөгелмәлеләргә 235 еллык шәһәр юбилее белән изге теләкләрен җиткерде. Аның котлавын халык "BugulmaFest" фестивале барышында зур экраннар аша карый алды.
-- Бөгелмә -- халык традицияләрен саклаучы, зур тарихлы, мәдәниятле җир. Нәкъ биредә Татарстан нефтен чыгаруга нигез салына башлаган. Без киләчәктә шәһәрегезнең чәчәк атуын, ә сезгә космик сәламәтлек, бәхет, шәп кәеф теләп калабыз", -- дип узды космонавт үз чыгышында. Бу сүзләр үзәк мәйданда алкышларга күмелде.
Кулына чәчәкләр бәйләме тоткан Людмила Феклинаны мин сәхнә янында очраттым. Бик борчылып тора иде. Бу мине бераз аптыратты да. Эчемнән генә әлеге апага рок концертында ни калган инде дип уйлап куйдым. Шунда ук кырыс уем чәлпәрәмә килде.
-- Оныгым Анастасия җырлый, чәчкә тапшырмакчы идем үзенә, полиция хезмәткәрләре кертмәде, -- дип зарланды ул. Людмила Феклинаның оныгы Анастасия Федорова Бөгелмә кызы икән. Ике ел элек Казанга мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергән. Бүгене көндә танылган "Сильфред Эвальдович" группасында вокалист.
-- Мин Бөгелмәнең сәнгать мәктәбен тәмамладым. Биредә "Тамчылар" төркемендә чыгыш ясап йөргән идем, татарча да җырлый беләм. Ә "Сильфред Эвальдович" төркемендә инде икенче елын чыгыш ясыйм, -- ди Анастасия Федорова.
"BugulmaFest" фестивале рок җырлаучыларын гына түгел, ә этник фольклорны, классиканы, татар җырчыларын берләштерде. Анда Радик Сәлимов һәм "Татарсис" проекты (Казан), Филүс Каһиров, Роберт Юлдашев һәм "Курайсы" төркеме (Уфа), "Злачное место" ансамбле, "SFORZANDO" пианистлар оркестры, "SEVEN UP" рок-төркеме, "СИЛЬФРЕД ЭВАЛЬДОВИЧ" вокаль-инструменталь ансамбле һәм башкалар чыгыш ясады. Ә бәйрәмнең кульминациясе танылган җырчы Нюша чыгышы булды. Көн буен дәвам иткән бәхетле бәйрәмнең соңгы мизгелләре булып, соңыннан күккә меңәрләгән өмет чаткылары белән салют утлары сибелде.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа