Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Беренче булып медаль белән Миңтимер Шәймиев бүләкләнде

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медале белән беренче булып Минтимер Шәймиев бүләкләнде

Кичә Казанда тантаналы төстә ТАССРның 100 еллыгы елы ачылды: Хәзер инде 2020 елда Татарстанда булган барлык вакыйгалар да ТАССРның юбилей тарихына багышланачак. Шул форсаттан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медальләрен тапшырды. Беренче булып әлеге дәүләт бүләгенә Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт герое Минтимер Шәймиев лаек булды.

Бүләкләү тантанасы 2020 елда Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елын ачуга багышланган бәйрәм җыенында узды.

Татарстанның сәяси, социаль-икътисади, мәдәни, фәнни, рухи, иҗтимагый үсешенә өлеш керткән шәхесләргә бүген беренче тапкыр ТАССРның 100 еллыгы вакыйгасы истәлегенә медальләр тапшырдык. Күренекле шәхесләребез әле ел дәвамында бүләкләнәчәк, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук бу медаль белән беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, РСФСРның халык артисты Сергей Шәкүров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, КФУ профессоры Индус Таһиров, РСФСРның халык артисты Равил Шәрәфиев һәм тагын берничә күренекле шәхес бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса