Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бер-беребезнең кадерен белеп яшик!

Әле күптән түгел генә туганнарыбыз, якыннарыбыз, балалар һәм газиз әти-әниләребез белән уразалар тотып, изге айларның берсе - Рамазанны зурлап бәйрәм иткән идек. Инде хәзер менә барча мөселманнар өчен дә иң мөһим вакыйга - Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә уздырыла торган Корбан бәйрәменең күңелле мизгелләре...

Котылдык авылында
4 октябрь көнне Карабаш муниципаль берәмлегенә караган Котылдык авылында беренче тапкыр Корбан мәҗлесе уздырылды. Бәйрәм намазын әле быел гына сафка бастырылган "Галимә" мәчете имамы Фатыйх хәзрәт Хәертдинов (рәсемдә) алып барды. Гаеткә җыелган авылдашларын изге бәйрәм белән тәбрикләде, бик эчтәлекле вәгазь сөйләде ул. Гает намазыннан соң халык корбан чалу урыннарына, өйләргә мул өстәлләр янына юнәлде.
"Ислам нуры" мәчетендә Бөгелмә мөхтәсибәтенең "Ислам нуры" мәчетендә Корбан мәҗлесе булып узды. Мәҗлескә бирегә даими йөрүче абый-апаларыбыз гына түгел, якын-тирәдә яшәүче күрү мөмкинлекләре чикләнгән бө-гелмәләр дә килгән иде. Корбан ашын барлыгы йөзгә якын кеше авыз итә алды, шуларның 40ка якыны - мәчет әһелләре.
"Мәгърифәт" клубында
Бу аралардагы хикмәтле көннәрнең дәвамы булып, Бөгелмәбездәге иҗтимагый оешма һәм фидакарьләр тарафыннан Өлкәннәр көнен бәйрәм итеп йөргән көннәрдә мөселманнарның зур бәйрәме - Корбан гаете киң билгеләп үтелә. Безнең "Мәгърифәт" клубы мәҗлесне 5 октябрьдә күптән килгән матур һәм күркәм традиция буенча Бөгелмәнең аз ишетүче балалар мәктәп-интернаты ашханәсендә уздырды. Мәҗлестә 60тан артык кеше булды. Кунакка үзәк мәчеттән Рәфис хәзрәт Сәйфуллин, муниципаль районның мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәүзия Мәхмүтова, шәһәр ветераннар советыннан Раиса Павлова һ.б. чакырулы иде. Кичәне клуб җитәкчесе Әлфия Мостафина алып барды.
Рәфис хәзрәт мәҗлесне ачып, Корбан бәйрәме, аның мәгънәсе турында тирән эчтәлекле вәгазь укыды, Коръән сүрәләре әйтте, җәмәгатькә изге теләк-ләрен җиткерде. Өлкәннәребезнең мәкамле тавыш белән мөнәҗәтләр укуы беркемне битараф калдырмады. Мәҗлескә кунак булып килгән Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтова лаеклы ялдагы укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп: "Сез бүген барыгыз да укытучылар, тәрбиячеләр, - диде. - Чөнки һәрберегез өйләрегездә оныкларыгызны тәртипкә, өлкәннәргә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга, эш яратып үсәргә өйрәтәсез. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә". Ветераннар советы әгъзасы Раиса Николаевна да мәҗлес кунакларына президиум әгъзалары исеменнән котлау сүзләре әйтте.
Аннары да сүз алып сөйләүчеләр күп булды, аларның барысы да туар көннәр имин булсын, балаларыбыз сау-сәламәт, тәүфыйклы булып үссеннәр, тормышта үз урыннарын табып яшәсеннәр, ә өлкәннәргә балаларының һәм оныкларының уңышларын күреп, куанып яшәргә насыйп итсен дигән теләктә булдылар.
Аннары корбан итеннән пешкән кайнар шулпа, итле бәрәңгедән авыз иттек, тәмле чәй белән сыйландык. Ризыкларның муллыгыннан өстәлләр сыгылып
торды, чөнки беркем дә буш кул белән түгел иде, күчтәнәчләр белән килгәннәр. Ризыкланып хушланганнан соң ашка дога кылып, шунда утырган халыкка игелекле тормыш, тагын шулай очрашып торырга булсын иде дип теләдек. Корбан ашын үткәрергә урын биргән аз ишетүче балалар мәктәп-интернаты директоры Николай Корытинга, ашханәдә шундый тәмле ашлар пешереп, безне - өлкәннәрне куандырган пешекчеләргә, бәйрәм кичәсен оештыручы "Мәгърифәт" клубы активистларына Аллаһның рәхмәтләре яусын. Бердәмлек белән бергәлектә дус, тату яшик, илләребез тыныч булсын. Раббыбыз киләчәк гомерләребездә дә бергә тату һәм дус яшәүләрне насыйп кылса иде.
Минсафа ГАЛИЕВА,
педагогик хезмәт ветераны,
"Мәгърифәт" клубы әгъзасы.
Карабаш бистәсендә
6 октябрь көнне Карабаш бистәсенең 1 нче урта мәктәбендә Корбан ашы үтте. Анда җыелган мөселман кардәшләребезне Татарстан Диния Нәзарәте мөфтие урынбасары, Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Карабаш мәчете имамы Илгиз хәзрәт Мирзаянов олы бәйрәм белән тәбрикләделәр, аннары Карабаш бистәсе ветераннар советы рәисе Фиргали Иматов мул табын әзерләүчеләргә, мәҗлесне оештыручыларга, матди ярдәм күрсәткән барлык авылдашларга рәхмәт сүзләрен ирештерде, бәйрәм белән котлады.
Фазыл Вәлиәхмәт.
Кодашта
Быелгы октябрь ае без - өлкәннәр өчен бик тә мәрхәмәтле, җылы башланып китте. Башта газетабызның беренче битендә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан күркәм котлавы басылып чыкты. Аннары килеп, 4 октябрьдә, бөтен дөнья мөселманнары белән бергәләшеп, изге Корбан гаетен бәйрәм иттек.
1 октябрь көнне "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять идарәсеннән (җитәкчесе - Харис Әхмәтгәрәев) зур пакет тулы күчтәнәчләр китерделәр. Андый пакетлар авылыбызның барлык өлкәннәренә дә таратылды.
Ә 4 октябрьдә барыбызны да мәктәпкә җирле үзидарә көче белән әзерләнгән Корбан ашына чакырдылар (күмәк рәсемдә). Шул рәвешле, өлкәннәр гел игътибар үзәгендә булды бу көннәрдә. Әле Корбан ашына үзләре чалган корбан итеннән дә өлеш чыгарганнар. Барлык корбан чалучыларның теләгән теләкләре тормышка ашсын.
Мәҗлескә килә алмаганнарга авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хәйсарова үз кул астында эшләүчеләр белән бергә төрле нигъмәтләрне таратып чыккан.
Телевизордан гел алама хәбәрләр ишетеп торгач, бик борчылабыз. Ә шул ук вакытта игелекле һәм шәфкатьле гамәлләрне күреп-ишетеп, күңелләребез сөенә.
Әле үземә дә Нәдердә яшәүче туганым - әнинең энесе Мөҗәһит абыйның улы Сәгыйть җәмәгате Дамирә белән бергәләшеп корбан ите, тәмле ризыклар китерделәр. Миндә чәй эчеп алгач, Актүбәдәге туганнарга илтергә киттеләр.
Кешеләр күңеленә шулай мәрхәмәтлелек иңдергәне өчен иң беренче зур рәхмәтем - Аллаһы Тәгаләгә. Аннары килеп, өлкәннәрне хөрмәт күрсәтеп сөендергән, мәҗлес табыннарын әзерләгән, матди ярдәм күрсәткән барча кешеләргә рәхмәтләрем булсын. Алдагы көннәребездә дә мәрхәмәтле гамәлләр күп булып, еллар имин торсын, күңел тынычлыгы белән яшәүләр насыйп итсен Аллаһым. Амин.
Тәслимә ХӘЕРОВА,
хезмәт ветераны.
Подстанция районында
9 октябрь көнне шәһәребезнең 8 нче урта мәктәбе бинасында бик күркәм вакыйга булды. Анда Подстанция районы халкы өчен Корбан мәҗлесе уздырылды.
Биредә мондый күркәм хәл инде матур традициягә әверелде. Елның-елында шулай берләшеп, Гаетне зурлап, халыкны җирле "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Сөмбел апа Гәрәева табынга дәшә. Быел да әлеге традициягә хилафлык китермәделәр, Корбан бәйрәмен зурлап үткәрделәр.
Мәҗлес табынын Подстанция районы имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Хөснетдинов алып барды. Корбан гаетенең асылын, аның төп мәгънәсе булып
Аллаһка якынаю торганын ачык, аңлаешлы итеп сөйләде ул.
Табын оештыру мәсьәләсенең матди ягының зур өлешен Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе, "Балкыш" җәмгыяте директоры Хәмзә Фәхрулла улы Мотыйгуллин күтәргән. Аңа Аллаһы Тәгаләнең әҗер-саваплары насыйп әйләсен. Мәктәп директоры Марат Заһидуллин һәм тырыш укытучылар коллективы бәйрәмне күркәм үткәрү өчен зур тырышлык куйдылар. Гаеткә килгәннәр аларга да ихлас рәхмәтле булып, өйләренә таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса