Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Апас мулласы матча астында калып үлгән

19 октябрь көнне Апас районының Кормаш авылында фаҗига була. Малларның иске җәйге торагын утынга сүткәндә, Кормаш авылы мулласы Рәшит Насыйровка матча төшә. Үлемне күз белән каш арасы, диләр. Секунд эчендә килеп чыккан әлеге бәхетсезлек очрагыннан хәзрәт шунда ук җан бирә. - Рәшит хәзрәт Кормаш авылында өч еллап муллалык итте, -...

19 октябрь көнне Апас районының Кормаш авылында фаҗига була. Малларның иске җәйге торагын утынга сүткәндә, Кормаш авылы мулласы Рәшит Насыйровка матча төшә. Үлемне күз белән каш арасы, диләр. Секунд эчендә килеп чыккан әлеге бәхетсезлек очрагыннан хәзрәт шунда ук җан бирә.


- Рәшит хәзрәт Кормаш авылында өч еллап муллалык итте, - дип сүз башлады Болын-Балыкчы авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова. - Үзе гаиләсе белән Апаста яши. Бу авылга йөреп эшләде. Рәшит абый дини тормышны җанландырып җибәрде. Кешегә бәйләнмичә генә үз артыннан ияртә, хак юлга өнди белде. Ул муллалык вазыйфасына керешкәч, лаеклы ялга чыккан күпчелек ир-ат мәчеткә йөри башлады. Балаларны да дингә бастырырга теләде, җәен мәчет каршында лагерьлар оештырды. Дингә ихлас күңеле белән бирелгән кеше иде.

Фаҗига ничек килеп чыккан соң? Авыл җирлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, Рәшит абый бу көнне авыл читендәге иске маллар торагын утынга кисәргә бара. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәмәү исә гомерен куркыныч астына куя.

- "Утын әзерләргә барам, сез дә килегез", дип безне дә чакырды,- дип искә ала бу көнне остабикә Илһамия апа Бариева. -Минем күршедә фәкыйрьрәк ир яши, аңа да кышка ягарына булыр дип, шунда киттек. "Өстеңә ишелә күрмәсен, карап кына кис", - дип кисәттем Рәшитне. "Юк, ишелсә, әкрен генә төшә ул", - дип көлде. Шуннан соң озак та үтмәде, баганасын кискәч, түбә өстебезгә ишелеп төште. Мин хәрәбәләр астыннан чыктым, миңа чаты гына эләкте. Рәшит хәзрәт матча астында калды. Бер секунд эчендә булды бу хәл, күз алдында үлде мескенем.

"Бәлки исәндер" дигән уй белән авылдашларына шалтыратып, ярдәм сорый Илһамия апа. Әмма фельдшер агач баскан хәзрәткә берничек тә ярдәм итә алмый.

- Матча муенына килеп төшкән, анда кеше ничек исән калсын? - ди авылның фельдшеры Мансура Кадыйрова. - Кинәт үлем булган инде бу. Без берничек тә ярдәм итә алмадык. 66 яшь кенә иде, чәчрәп торган ир. Шундый кешеләрнең дөньядан вакытсыз китүе кызганыч. Авылда дини тормыш чәчәк атсын өчен җанын бирердәй кеше иде.

Кемнән генә сорама, Рәшит хәзрәт Насыйровны барысы да уңай яктан гына телгә ала. Ул дини тормышка җан өрү белән беррәттән, мәчетне матурлау эшенә дә шактый зур өлеш керткән, алай гына да түгел, башлап йөргән. Брусчаткадан юл түшәү, мәчетнең эчен тышлау - барысы да аның хезмәт җимешләре.

Кеше 40 көн үлем исереклеге белән йөри, диләр. Әмма үзе белән аралашкан кешеләр андый-мондый үзгәрешләр сизми хәзрәттә.

- Өйлә намазын бергә укыдык, - дип көрсенә Фәгыйль абый Сөнгатуллин. - Намаздан соң ул шунда китте. Хәер, ул төшкә кадәр дә анда эшләп, шактый утын әзерләргә өлгергән булган инде. Миннән олы кеше булгач, "үзең генә йөрмә" дип тә кисәтергә базмадым. Соңгы күрешү булыр дип кем уйлаган?! Өметләре бик зурдан иде шул мәрхүмнең. Кормашны дини авыл итеп күрергә, балаларны да ислам дине белән тәрбияләргә, аларга кечкенәдән дин тәгълиматын сеңдереп үстерергә хыялланды. Үләм дип уйларга да өлгермәгәндер инде мескен. Вакыйга урынына мин дә бардым. Җыелган халык: "Бәлки, исәндер?" дигәч, башына төшкән агачны кисеп алдык. Әмма...

Рәшит абый Насыйров муллалык вазыйфасына керешкәнче, күрше Болын-Балыкчы авыл мәчетенә намазга йөргән. Кормаш авылы мулласы вафат булгач, актив, тырыш, бар күңеле белән дингә бирелгән картны бу вазыйфага билгелиләр.

Гаилә башлыгы буларак нинди кеше икәнен белешү өчен хатыны Фәридә апа белән дә элемтәгә кердек.

- Рәшит - идеал ир иде. Коръәндә ир-ат нинди булырга тиеш дип язылган, ул шул сыйфатларга омтылды, - диде ул күз яшьләре аша.

Рәшит хәзрәтнең соңгы иртәсе, соңгы сөйләшүләре турында да белешергә теләгән идем. Кызганыч, Фәридә апа елый-елый бу сорауларга җавап бирә алмады...

 


Чулпан ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса