Акча күчә – эш бара
27 майда видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашучылар күпфатирлы йортларны, республика мәктәпләрен, сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү, агымдагы төзекләндерү һәм капиталь ремонтлау эшләренең торышы белән таныштылар. Аны, һәрвакыттагыча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Әлфия МОСТАФИНА.
Программа нигезендә, быел Татарстанда гомуми мәйданы 5,4 миллион квадрат метр булган 849 күпфатирлы йортны ремонтлау күздә тотыла.
25 майга булган мәгълүматларга караганда, идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә барлык чыганаклардан җәмгысе 1917 миллион сум акча күчерелгән.
Бөгелмә муниципаль районында гомуми мәйданы 119,36 мең квадрат метр булган 50 йорт төзекләндерелә. Бүгенге көндә аларның барысында эш бара: 22 йортта түбә ябу эше башкарыла, 29 йортның фасады яңартыла, 20 йортта - салкын су, 16 йортта канализация торбалары алыштырыла. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 16,4 миллион сумлык эш (19 процент) кабул итеп алынган. Бөгелмә муниципаль районында башкарылган эш күләме 85,7 миллион сум тәшкил итә. Бу еллык планның 44,1 проценты дигән сүз. Капремонт эшендә катнашучы подряд оешмаларына 61,125 миллион сум акча күчерелгән.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин докладының икенче өлешендә мәктәпләрне капиталь ремонтлауның барышы турында бәян итте. 2012 елда мәктәпләрне ремонтлау өчен барлык төр чыганаклардан 2204 миллион сум акча бүлү каралган. 42 районда подряд оешмалары счетына акча күчерү эше башланган. Бүгенге көндә 141 мәктәптә ремонт бара.
"Беренчел медик-санитар ярдәм" сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү, агымдагы һәм капиталь ремонт уздыру программасының гомуми бәясе 330 миллион сум тора. Бу программа нигезендә, ел дәвамында тагын 50 модульле ФАП урнаштыру күздә тотыла. 22 июньдә Таллы Бүләк авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын монтажлау башланачак. "Урыны билгеләнгән, инженерлык челтәре якында гына", - диде башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илмир Исхаков. Үзәк район хастаханәсе баш табибы Иршат Измайлов әйтүе буенча, районда тагын шундый
4 пункт кую планлаштырыла, ләкин моның өчен җир һәм инженерлык коммуникацияләре белән бәйле мәсьәләләрне чишәргә кирәк булачак.
"Татарстан Республикасында язгы кыр эшләре тәмамланды", - дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов. 1,8 миллион гектар җирдә язгы сабан ашлыгы һәм кышны чыга алмаган көзге уҗым культуралары яңадан чәчелгән. Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, министр кыр эшләре өчен көнне тулы көчкә файдаланырга, ә инде терлек азыгы әзерләү чорында тәүлек әйләнәсе эшләүне оештырырга өндәде.
Киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районында терлек азыгы әзерләүдә эшләячәк 11 берәмлек техниканың нибары 70 процент әзерлектә икәнлеге әйтелде. Бу уңайдан муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов тиз арада техниканы тулысынча ремонтлап, Сабан туена кадәр үк печән чабу эшенә керешү зарурлыгын искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа