Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

Тыныч булырга тырышыгыз!

*Учларыгызны җылынганчы бер-берсенә тиз-тиз ышкыгыз. Әлеге ысул тиз арада тынычланырга ярдәм итә.

* 35 минут җылы су астында торыгыз. Әгәр шуннан соң 1 сәгать черем итеп тә алсагыз, тагын да яхшы, сезнең кәеф тә күтәрелеп китәчәк, начар уйларга да урын калмаячак.

* Кытайлылар: «Күңел төшенкелегеннән котылу өчен өйдәге 27 әйберне күчерегез», дип әйтергә ярата, үзләре шулай эшли, шуны киңәш итә. Өегезне җыештырыгыз һәм ялгышмыйча санап, 27 әйберне урыныннан күчерегез. Кәефегез әллә ни күтәрелмәсә дә, һәрхәлдә авыр уйлардан арынырсыз.

*Акрын гына тирән итеп сулыш алыгыз ул канны кислородка баетырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә баш мие бөер өсте бизләренә: «Адреналин бүлеп чыгаруны киметергә», дигән әмер бирә. Шул вакытта йөрәк акрынлап кыскара башлый һәм кеше тынычлана.

* Тынычлану өчен сөтле чәй эчсәгез дә бик яхшы булачак. Андый эчемлек киеренке халәт тудыручы гормон бүленүен киметә.

*Суга карап торыгыз бу шулай ук тынычлануга китерә. Суның зәңгәр һәм яшел төсләре начар уйлардан арындырырыга сәләтле.

* Туңдырма, банан яисә майлы балык ашагыз ярсыганда нәкъ менә шул кирәк тә инде. Ә менә кофены исә бер тәүлек булса да эчмәскә киңәш ителә.

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса