Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Майның ниндиен сортын яратасыз?

Үсемлек маеның ак майга караганда күп тапкырлар файдалырак булуы билгеле.

Үсемлек майларының хәзер ниндие генә юк! Аларның кайсысы безнең организмга файдалы икән?
Көнбагыш мае — иң популяр үсемлек мае, иммунитетка таяныч, кан тамырларына сыгылмалылык өсти.
Зәйтүн мае — калган майларга караганда яхшырак үзләштерелә. Аш кайнату процессы бозылганда, бавыр һәм үт куыгы авырулары вакытында аны ач карынга 1 аш кашыгы эчәргә киңәш ителә.
Кукуруз мае — картаю процессын акрынайткан Е витамины күләме буенча чемпион. Шулай ук чәчләр һәм тән тиресенә файдалы В төркеме витаминнарына бай. Чистартылмаган кукуруз маенда кеше миенә кирәк матдәләр — фосфатидлар күп.
Җитен мае — балык маена караганда майлы кислоталарга ( "Омега-3" һәм "Омега-6") баерак. Булачак әниләргә бик файдалы. Карындагы баланың баш мие дөрес формалашуга булышлык итә. Ботка һәм салатларга салып ашарга кирәк. Шулай ук тән тиресен ныгыта, ялкынсынуны бетерә, җәрәхәтләрне дәвалый.
Көнҗет мае — югары кан басымлы кешелергә тәкъдим итәләр. Ул микроэлементларга, А, Е витаминнарына бай һәм составында табигый антиоксидант (сезамол) бар.
Арахис, кедр һәм сырганак майлары сезонлы инфекцияләрдән һәм йокысызлыктан ярдәм итә, хәтер, игътибарлылык, ишетү сәләтен яхшырта.
Рапс маенда калория күп.
Сакла!
Үсемлек майларының өч дошманы бар: яктылык, җылылык һәм кислород. Шуның өчен майны беркайчан да тәрәзә төбендә сакламагыз һәм капкачын яхшылап ябыгыз. Җитештерү вакытын карагыз. Кулланыш вакыты чыккан майның тәме, исе, файдасы булмаячак.
Саклан! Кыздырганнан соң майны икенче тапкыр кулланма. Анда агулы кушылмалар барлыкка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса