Джинсының гаебе нәрсәдә?
Файдалы мәгълүмат

Джинсының гаебе нәрсәдә?

Бөекбритания галимнәре, гардеробта тар джинсы чалбар булмаска тиеш, дип белдерде.

Мондый чалбар кан тамырларын кыса, остеохондроз, веналарның варикозлы киңәюенә, сидек куыгы ялкынсынуга китерә ала. Моннан тыш, ир-атларның җенси көчен, нәсел калдыру сәләтен киметү куркынычы да бар. 

Тар джинсы чалбар хатын-кызларга да зарарлы, ул җенси әгъзаларны кыса. Биле түбән торганы бөерләргә, күкәйлекләргә салкын тидерә, төрле ялкынсынуларга сәбәпче була.

/vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com