24 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Хәния ФӘРХИ: “Туганлык хисләрен акчага алыштырып булмый”
Татарстанның халык артисты, 16 тапкыр "Алтын барс" премиясенә лаек булган җырчыбыз Хәния Фәрхи-Биктаһирова илебезнең татарлар яшәгән төбәкләренә гастрольләргә йөри. 30 елдан артык сәхнәдә ул. Кайда гына чыгыш ясаса да, тамашачы аның һәр җырын алкышларга, ә үзен чәчәкләргә күмә. Шушы көннәрдә ул туган ягы Башкортстанда һәм Ырынбург өлкәсе шәһәрләрендә чыгыш ясап,...
-
Иртәгә Бөгелмәдә буран көтелә
Шулай ук көчле җил һәм бозлавык булырга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе тәүлектә һава торышы шартлары начарлануы турында хәбәр итә. 25 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә буран чыгарга, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар. 24 ноябрьдән 25 ноябрьгә...
-
Депутат аерылышучыларны кабат никахка керергә тыю тәкъдиме белән чыккан
Әлбәттә, бөтенләйгә түгел, аерылышып ике ел узганчыга кадәр. Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева әниләр проблемасы буенча уздырылган түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә шундый фикер белдергән. Татарстанда ун ай эчендә узган елның шул чоры белән чагыштырганда никахка керүчеләр саны 14 процентка азайган. Шул ук вакытта аерылышучылар саны арта икән. Депутат фикеренчә, яшь...
-
Яңа рейс
«Төрекмән һава юллары» декабрьдән Ашхабад белән Казан арасында очышлар башлый, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары. Boeing-737-800 очкычы һәр чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очачак. Тугандаш республиканың һава ширкәте Тәһран белән Миланга да даими рейслар ачарга җыена.
-
Татарстанлылар Россиядә Әтиләр көнен кертергә тәкъдим итә
Казанда узган "Татарстан Әтиләр советы" иҗтимагый оешмасының III конференциясендә Александр Сидякин Россия парламентының түбән палатасында Татарстаннан сайланган депутатлар илдә тагын бер бәйрәм датасы - Әтиләр көнен кертергә тәкъдим итүен әйтте. Александр Сидякин РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, ул шулай ук Россиянең Әтиләр берлекләре төбәкара ассоциациясе рәисе. "Хәзер без Россия...
-
Рифкать Миңнеханов яңа вазифага билгеләнде
"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясе җитәкчесе итеп Рифкать Миңнеханов билгеләнде, дип хәбәр итә "Татар-информ". Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ бинасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров Рифкать Миңнехановны әлеге вазифага рәсми рәвештә тәкъдим итте. Шамил Гафаров әйтүенчә, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясенә шулай ук "Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы...
-
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә никахлашу турындагы 600 нче таныклык тапшырылды
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә никахлашу турындагы 600 нче таныклык тапшырылды. 19 ноябрь көнне Кирилл белән Анжелика рәсми рәвештә ир белән хатын булдылар. Яшь парга мәхәббәтле тормыш һәм бер-берсенә булган хисләрен югалтмыйча саклауларын телибез!
-
Эдуард Гафиятуллин белән эксклюзив интервьюны укымый калмагыз!
Безгә Эдуард Гафиятуллин белән эксклюзив интервьюны репетиция вакытында алу мөмкинлеге тәтеде. Ә концерт бүген, 23 ноябрьдә һәм 25 ноябрьдә узачак. Җирле сандугач белән әңгәмә газетада һәм саитта җомга көнне чыгачак. Сез аны бала чакта ни өчен Җидегән чишмә дип йөртүләрен һәм сәхнәдә катгый эшләргә ярамый торган әйберләр турында беләчәксез.
-
1,1 миллионнан артык Татарстан пенсионеры бер тапкыр түләнә торган 5 мең сум акча алачак
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия пенсионерларына бер тапкыр 5 мең сум түләү турындагы законга кул куйды. Аның нигезендә Татарстанда 1 миллион 121 мең эшләүче һәм эшләмәүче иминият һәм дәүләт пенсия тәэмин ителешендәге пенсионер 2017 елның гыйнварында бер тапкыр бирелә торган өстәмә акча алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан...
-
Күпкырлы Россиядә безнең дә үз урыныбыз бар
Күп төрле төсләр, ул төсләрнең дә күп төрле төсмерләре белән кояш нурында җемелдәүче калейдоскопны беләсез бит? Вак кына пыяла кыйпылчыклары, бер-берсе белән ярашып-дуслашып, янәшәсендәгесе белән уртак аерым бер төс барлыкка китереп, күз явын алырдай булып кабатланмас бизәкләр ясый. Милләтләр бердәмлеге, дуслыгы да нәкъ шул төсләр балкышы манзарасы инде ул. Һәм...
-
Мөхәррият
Гөлчәчәк Факил кызы ВӘЛИЕВА "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы директоры - "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөхәррире Тумышы белән Мөслим ягыннан. Ә хезмәт юлын, Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлеген һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының (элеккеге КДПУ, хәзер КФУ составында) татар филологиясе факультетын тәмамлагач, "Бөгелмә авазы" газетасында корреспондент булып башлап җибәрә. Биредә журналистика...