24 апрель 2015 яңалыклары
-
Бөгелмәләрне Тукай бәйрәменә чакырабыз
Бөгелмәдә иртәгә, 25 апрель көнне, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көне алдыннан Шигърият бәйрәме була. Бәйрәм көндезге сәгать 12 дә Габдулла Тукай барельефы янында узачак."Бөгелмә авазы" газетасында барган "Энҗе бөртеге" конкурсына да йомгак ясалып, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Бөгелмәдә үлем саталар?
"Кайда үлем саталар? Хәбәр итегез!" дип аталган Бөтенроссия акциясе барышында наркотикларның законсыз әйләнешен ачыклауга Татарстан халкы да үзеннән өлеш кертте. Беренче этап йомгакларына караганда, Россиядә Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте ТР идарәсенә (ТР ФСКН идарәсе) 144 хәбәр килгән. Татарстанлылар наркотик һәм көчле тәэсирле психотроп матдәләрне тарату, саклау, куллану фактлары...
-
Бөгелмәдә шимбә өмәләре дәвам итә
Бөгелмәдә иртәгә дә шәһәркүләм өмә узачак. Санитар ике айлык кысаларында "Единая Россиянең яшь гвардиячеләре" оешмасының Бөгелмә активистлары "Ялкын" социаль приютында өмә уздырды, иртәгә исә алар "Возрождение" тернәкләндерү үзәгендә дә территория җыештыру эшендә катнашырга ниятлиләр.
-
26 апрель – Татарстанда Туган тел көне
Бөек Тукай туган көн милләттәшләребез аңында Шигърият бәйрәме уза торган язгы матур көн булып уелган. Татарлар гына түгел, республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да бу көннең гадәти генә көн түгеллеген элек-электән үк таный, белә. Моннан күп еллар элек - студент чакларда ук Казанның Тукай һәйкәле янында бу көндә уза торган...
-
Бөгелмәдә 40 агач пропискасын алыштыра
Иртәгә, 25 апрель көнне, Геройлар аллеясына 40 агач утыртачаклар. Нарат, юкә үсентеләрен утырту "Җиңү урманы" акциясе кысаларында уздырыла. Анда сугыш ветераннары да катнашырга тиеш. Бу шәһәрне яшелләндерү эшенең бер өлеше генә. 9 Майга кадәр шәһәр урамнарына, скверларга һәм паркларга 255 куак белән 465 агач үсентесен утырту планлаштырыла. Бу эш шәһәр...
-
Бөгелмәнең 2 нче “Батыр” балалар бакчасында - “Кызыл ромашка” нәфис сүз һәм җыр бәйгесе
Бөгелмәнең 2 нче "Батыр" балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Кызыл ромашка" нәфис сүз һәм җыр бәйгесе узды.
-
Бөгелмәдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган картиналар күргәзмәсе ачылды
Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш районнары рәссамнарының картиналар күргәзмәсе ачылды. Биредә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсемнәр урын алды. Күргәзмәгә рәхим итегез!