20 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстанның аерылышу процессын катлауландыру тәкъдимен хупламаганнар
Татарстанның ЗАГС идарәсе аерылышу процессын катлауландыру тәкъдиме белән чыккан иде. Тик Русия Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әлеге канун өлгесен кире кагарга тәкъдим итә. Комитеттагылар аерылышу вакытын бер айдан өч айга кадәр озайтуны гаилә кануннарының нигезләренә туры килми дип саный. http://shahrichalli.ru/
-
Доллар тагын кыйммәтләнә
Русиянең зур банклары экспертлары Яңа ел тирәләренә рубль очсызланачак дип кисәтәләр. Алар фикеренчә, ел азагына доллар 65-69 сумга җитәргә мөмкин. Моңа нигездә дүрт сәбәп тәэсир итәчәк ди экспертлар: нефть бәясе арзанаю, АКШның федераль резерв системасы ставкасы артуы, Русиянең тышкы бурычын кайтарыр вакыты җитү һәм Америка президентын сайлау. Дөрес, доллар 2014...
-
Һәр шимбә газетабыз сайтында үтүче эксклюзив конкурс: “Шимбә күчтәнәче”нең җиңүчесен редакциябездә көтеп калабыз!
Кичә газетабыз сайтында узган эксклюзив конкурс: "Шимбә күчтәнәче" мәкаләсе астында иң беренче булып комментарий калдыручы Әлфидә Муллахмәтованы "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясендә "Изобилие" кибетеннән татлы күчтәнәче көтә! Килеп алыгыз! Мизгел эчендә бүләккә ия булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Шимбә көнне газета сайтында (bugulma-tat.ru), хәбәрләр тасмасында "Шимбә күчтәнәче" белдерүен табып, шул мәкалә астына...
-
Бөек Ватан сугышы инвалиды Михаил Зотовка 95 яшь тулды
Михаил Зотовны истәлекле көне белән котларга Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре килде. Алар Михаил Яковлевичка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировтан истәлекле бүләк тапшырдылар. Кунаклар ветеранга ныклы сәламәтлек, иминлек, җан җынычлыгы теләделәр, дип хәбәр ителә Бөгелмә...
-
Чит илләрдә укуны тыялар
Дәүләт Думасына Русия түрәләренең балигъ булмаган балаларын чит илләрдә укытуны тыя торган канун өлгесе кертелгән. Канун кабул ителгән очракта, 2017нче елның 1нче гыйнварыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәттә эшләүчеләр үз балаларын, шул исәптән уллыкка алганнарын да, чит илләрдәге мәктәп һәм югары уку йортларына укырга кертә алмаячак. Мондый тыю дәүләт ширкәтләренең топ-менеджерларына...
-
Тәмәкегә һәм алкогольгә акцизлар артачак
Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта акцизлар үсешен караган Салым кодексына үзгәрешләр кертү турында закон кабул итте. Акциз ставкаларын шәраб һәм шампанский (үзебезнең илдә җитештерелгәннән кала), сыра, сидр, медовуха, каты алкогольгә, шулай ук тәмәкенең барлык төренә, 5 нче класслы автомобиль бензинына, дизель ягулыгына, уртача дистиллятка күтәрү турында карар кабул ителгән.