7 октябрь 2015 яңалыклары
-
Укытучыма
Син алгансың яхшы гыйлем Балаларга дип бирергә белем. Дөрес кулланса һәрбер укучың, Алга куйса максат әгәр, Тупланган белем бирер һөнәр. Уңышы булыр шул чакта, укучың Һәрбер эштә илһам белән Остазыннан уздырса, Үз максатына ирешеп, тормышта Лаеклы урынын тапса. Дамир АЙЗАТУЛЛОВ. Бөгелмә шәһәре.
-
Октябрь аенда магнитлы көннәр
7 октябрь..................17.00 - 20.00 сәг. 9 октябрь..................16.00 - 18.00 сәг. 16 октябрь..................06.00 - 09.00 сәг. 17 октябрь..................08.00 - 09.00 сәг. 21 октябрь..................22.00 - 23.00 сәг. Бу көннәрдә һәм сәгатьләрдә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булыгыз!
-
Өлкән яшьтәгеләргә – юридик ярдәм
Өлкән яшьтәгеләр ункөнлеге кысаларында, Бөгелмәдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү максатыннан, кешеләрне кабул итү оештырыла. 9 октябрьдә, "Халыкның мәшгульлек үзәге"ндә (Октябрь урамы, 15) сәгать 8дән 11гә кадәр - Нурия Әбҗаббарова, 11дән 15 сәгатькә кадәр Сәгадәт Хәмраева кабул итәчәк. Сорауларыгыз булса, 4-47-07 телефоны аша Альбина Салиховага мөрәҗәгать итәргә...
-
Традицияләр яңарту тынычлыкка юл сала
Бүгенге көндә урамда, ишегалларында рәхәтләнеп уйный торган күпме уеннар онытылып бара! Ә бит әле 20 еллар чамасы гына элек әтиләребез, әниләребез иртәдән кичкә кадәр рәхәтләнеп "лапта", "сызыклы", "әбәкле" кебек уеннар уйнап, гөр килгәннәр.
-
Табигать һәм җәмгыять турында
29 сентябрьдә Татарстан Республикасында "Лукойл" җәмгыяте оештырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә йомгак ясалды.
-
Бергәләп каршылыйк
Кадерле әбунәчеләребез! Сезнең белән кулга-кул тотынышып атлавыбызга да 25 ел тулып килә. Шул вакыт эчендә моң-зарларыгызны, шатлык-куанычларыгызны күп бүлештек, бергә булдык. Ил-дөнья күләмендә сәясәт, икътисад, мәдәни һәм дини тормыш яңалыкларын яктыртып торучы, яшьләр, авыл һәм шәһәр кешесенең проблемаларын күтәреп чыгучы "Бөгелмә авазы" - бөтен гаилә өчен дә менә дигән газета,...
-
Укучылар сезне ярата...
Һәрбер кешенең тормышында хәтеренә уелып кала торган мизгелләр була. Үтәр еллар һәм ул чакта әллә ни җитди булмаган бу күренеш киләчәк тормышыңда үзенчәлекле бер башлангыч булып китәргә мөмкин.