Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Үз һөнәремә чакырам

Эшче һөнәрләр елы кысаларында, Зеленая Роща авыл мәдәният йортында эшче һөнәрләр вәкилләре белән очрашу кичәсе үткәрелде.

Николай Бородин чыгышыннан мәктәп укучылары механик, комбайнчы, слесарь, токарь һөнәрләре турында белделәр.

Ә Андрей Миронов үзенең яраткан пешекче-кондитер эше турында сөйләде. Балалар кунакларның хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Чара укучыларның һөнәрләр турындагы күзаллауларын киңәйтте. Барысы бергәләп, киләчәктә үз эшенең чын остасы булу өчен, хәзер яхшы укырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. 

 

Ольга БОРОДИНА,

 мәдәният йорты мөдире

Ольга Миронова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса