Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Яшьтән үк – дини тәрбия

Таллы Бүләк мәчете әһелләре авыл яшьләренә әхлакый тәрбия бирү өстендә эш алып бара. Мондый эш өчен җәйге каникуллар аеруча кулай чор.

Быел Таллы Бүләк мәчетендәге лагерьда 7-15 яшьләрдәге 8 бала тәрбия алган.

Әхлакый тәрбия, туган тел, гарәп телен һәм инде, әлбәттә, намаз укырга өйрәтү, лагерыбызның эшчәнлегендә төп юнәлешләр булып тора. Балаларга дәресләрне Әлфия Хәкимова бирде. Ул Таллы Бүләкктә яши, гарәп телендә укый һәм яза белүче шәхесебез, – дип сөйли Таллы Бүләк мәчете имамы Габделхак Нуруллин.

Мәчеттә укулар бары татар телендә башкарыла. Телне үстерү, яңа буынга тапшыруны да мәчет үз вазифасы итеп күрә һәм күпеллар инде бу өлкәдә актив эш алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса