Мәдәният учаклары гөрләп торсын
Узган атнада район мәдәният учакларының күпчелеге яңа эш сезонын ачып җибәрделәр. Беренче көндәге күңел күтәренкелеге, активлык гел шулай дәвам итсен, мәдәният учаклары ел әйләнәсенә гөрләп эшләп торсын дигән теләктә калабыз. Ә хәзер кыскача – кайбер авылларда сезон ачылу тантанасы турында.
ҖИЛӘК-ҖИМЕШ ПИТОМНИГЫ БИСТӘСЕНДӘ
“Көз гүзәллеге” (“Краса осени”) дип аталган кичә өчен фойеда махсус оештырылган күргәзмә эшләде. Ул Анна Хөсәенованың үз куллары белән сәнгати яктан югары зәвык белән ясаган эшләнмәләреннән тәкъдим ителде.
Аннары тамашачыларга мавыктыргыч концерт программасы күрсәттеләр. “Грация” студиясе, “Стиль” модалар театры, “Непоседы” вәкилләренең чыгышы берүне дә битараф калдырмады. Берёзовка җырчылары да башкару осталыклары белән килгән халыкны әсир иттеләр.
– Шушы ук көнне клубта алга таба эшләячәк төрле түгәрәкләргә язылу да башланды, – дип хәбәр итә безгә клуб мөдире Е. Ченцова.
( Е. Ченцова фотосы).
АКБАШТА
Күпфункцияле үзәктә бу көнне иҗади атмосфера бигрәк тә ачык сизелеп тора иде. Фойеда төрле темаларга күргәзмәләр оештырылган, теләгән кешеләр “Теләкләр агачы”на үз фикерләрен язып калдырдылар.
“Кешеләргә шатлык өләшәбез” дигән концерт программасы да бик бай эчтәлекле иде.
– Җырлар, төрле стильдәге биюләр барысына да бик ошады – җирле артистларыбызның таланты һәм тырышлыгы тамашачыларның күңелен күтәрде, – ди үзәкнең сәнгать җитәкчесе Е. Балбошина.
(Е. Балбошина фотосы).
АНДРЕЕВКАДА
“Клуб утларын кабыза” дигән кичә башланыр алдыннан Акбаш җирлеге башлыгы Р.Хуҗиев авылдашларын һәм кунакларны сезон ачылу тантанасы белән тәбрик итте. Ә аннары кич буе мәдәният учагы гөрләп торды: биредә инде танылып өлгергән “Ивушка” һәм “Мазы Каль” вокаль төркемнәре башкаруында рус һәм мордва халыкларының дәртле җырлары да, нәни артисткабыз Василиса Мальцеваның чыгышы да, Павел Казаковның гармунда сыздырып уйнавы да озак вакыт истә калырлык булды. – Концерт тәмамланганчы, алкышлар тынып тормады. Артистларыбызның һәр чыгышын яратты халык, – дип яза безгә Андреевка мәдәният учагы мөдире Н. Игнатьева.
(Н. Игнатьева фотосы).
Подгорныйда
Подгорныйда сезон ачу көннәренең берсендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә әһелләре белән бергәләп, “Игелек акциясе” үткәрделәр. Бу чара Халыкара Өлкәннәр көненә багышланды. Урамда алар өлкән яшьтәгеләргә чәчәкләр, открыткалар тараттылар, кешеләрнең күңелләрен күтәрделәр. – Җылы сүздән кешеләрнең йөзләре яктырып китүне, аларның елмаеп җавап бирүләрен күрү нинди шатлык ул! – ди мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Л. Овсянникова, чара барышында алган фикерләре белән уртаклашып.
(Автор фотосы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа