Яңа Александровка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән «Көзге бал» авыл халкына шатлык мизелләре бүләк итте.
Традиция буенча, бу көнне "Көз гүзәле»н сайладылар. "Бал королевасы» исеме өчен өч кыз көрәште: Вероника Литвинова, Елена Долотова, Ангелина Коровина. Кызлар төрле сынаулар үттеләр. “Визит карточкасы” конкурсында үзләре белән таныштырдылар, «Көзге кафе» бәйгесендә аш-суга булган осталыкларын күрсәттеләр, «Көзге фантазия»дә яшелчәләрдән әзерләнгән эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары нәтиҗәләре буенча, «Көз гүзәле – 2018» исемен Ангелина Коровина алды.
Табышмаклар бәйгесе, команда ярышлары тамашачылар игътибарыннан читтә калмады. Күңелле программа дискотека белән тәмамланды.
Нелли БОГДАНОВА, мөдир.
Любовь Павлова фотосы.