"Көз гүзәле" конкурсының җиңүчесе
«Огонек» клубында узган очрашуда Акбаш күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре «Яфрак тормышы» дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр.
Фойеда өлкән яшьтәге кешеләр куллары белән ясалган иҗади эшләр күргәзмәсе, аларны сату оештырылды. Соңыннан чарада катнашучылар табышмаклар, ребуслар чиштеләр, мәкальләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм көз картиналары ясадылар.
Кичәнең төп чарасы – «Алтын көз гүзәле» конкурсы булды, анда катнашучылар үзләренең талантларын, эрудиция һәм актерлык осталыкларын тәкъдим иттеләр. Җиңүче итеп Галия Шәйдуллина танылды.
Очрашу бәйрәм табыны артында тәмамланды.
Е.БАЛБОШИНА, сәнгать җитәкчесе.
Тамара Трифонова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа