Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Халык әҗәтен сорый

Шыгрым тулы зал. Татар Димскәе мәдәният йортының инде күптән моның кадәр кеше күргәне булмагандыр. 15 гыйнвар көнне халык пай җирләренә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә җыелды. Әлеге җыелышта Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Морад Булгаков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлев, Татар Димскәе авыл җирлеге башлыгы Ринат Галләмов катнашты.

Димскәйлеләрнең 2300,4 гектар пай җире бар. Алар бүгенге көндә “Агропродукт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә арендада. Ләкин авыл халкының аренда өчен түләнергә тиешле акчаны инде ике ел күргәне юк икән. Халыкны бу мәсьәлә бик борчый, чөнки алар җир салымын түләп килә, ә кемдер аны бушка куллана. Мондый очрашулар ел саен уздырыла. Менә инде ничә очрашу рәттән авыл халкы “Агропродукт” җәмгыяте директоры Сергей Исаевтан тиздән түлибез дигән сүзләр ишетеп килә. Бу юлы да шундый ук хәл кабатланды.

  • Соңгы айларда бераз авырлыклар кичердек, ләкин февраль аенда субсидия көтелә. Шул килгән акчалардан сезгә булган бурычыбызны түләячәкбез, – дип белдерде “Агропродукт” җәмгыяте директоры Сергей Исаев.

Бу сүзләрне ишеткәннән соң халыкның зарлануы тынмады, чөнки аларга ышаныч инде беткән.

  • Халыкны санга сукмау инде бу. Җирләрне бушка кулланып, керем алып ятуга бүтән юл куя алмыйбыз. Ике арада төзелгән договорларның шартларын кырыслатырга һәм бәясен күтәрергә киңәш итәм, – дип тәкъдимен белдерде авыл җирлеге башлыгы Ринат Галләмов.

Акча түли калсалар да, халык договор шартларына үзгәрешләр кертергә, аның бәясен арттыру яклы тавыш бирде. Ә ике ел инде өметләндереп торучы “Агропродукт” җәмгыяте язга кадәр бурычын түләмәсә, халык суд юлын таптарга да әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса