Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Халык истәлеген саклаучы

Һәрбер музейның – үз тарихы, биографиясе. Нәкъ менә юбилей елында нәрсәләр үзгәрүе хакында уйланырга һәм алга таба нинди юнәлештә хәрәкәт итү хакында фикер йөртергә мөмкинлек бар.

13 октябрь көнне Сугышлы авыл клубында Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинга багышланган музей-йортның 55 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте. “Юбиляр”ны котларга авылдашлары,

Газинур Гафиятуллинның туганнары, оешма җитәкчеләре, Бөгелмә шәһәренең кадет мәктәбе һәм Иске Исаково башлангыч мәктәп укучылары килде.

Очрашу кунаклары музейның барлыкка килү һәм төзелү тарихын искә алып, герой-якташның батырлыклары, тормышы турында сөйләштеләр.

Мактаулы кунаклар рәтендә Газинурның улы Әнвәр Газинурович та бар иде. Ул әтисе белән бер полкта хезмәт иткән кешеләр белән очрашуы турында сөйләде һәм әтисенең истәлегенә багышланган бәйрәмне оештыручыларга, бирегә килүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Чара кунаклары авыл мәдәният йортының балаларга һәм яшьләргә хәрби-патриотик юнәлештә тәрбия бирү эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. Барысы да музей-йортның шулай ук уңышлы эшләвен һәм чәчәк атуын теләделәр. Чыннан да, аның язмышы авылның берничә буын вәкиле язмышы белән тыгыз үрелгән.

Халык Иске Исаково авылының элекеге башлыгы Антонина Ивановна Елисеевага тарихи йортның аякка басуы, эше, аның тәвәкәллеге, үз сүзендә торуы, түземлелеге нәтиҗәсендә музейның яңа бинага күчүе өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Очрашуда музей-йорт “сакчылары” белән тыгыз элемтәдә торучылар да бар иде. Алар үз тәҗрибә, белемнәрен һәм кыйммәтле материалларны яңа буынга тапшырып, үткәннәр һәм киләчәк арасында элемтә күпере булдыручылар.

З. ИДИЯТУЛЛИНА, Сугышлы авыл клубы мөдире.

И. Кәлимуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса