Кече Бөгелмәдә “Чын күңелдән” кичәсе
Өлкәннәр ункөнлегенә багышланды.
Күптәнге матур традиция буенча Кече Бөгелмә авылында өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Чын күңелдән” дип аталган бәйрәм кичәсе оештырылды.
Кече Бөгелмә авылы мәдәният йортының “Околица”, “Теремок”, “Домисолька” иҗат коллективлары, мәктәп укучылары һәм бәйрәмнең тансык кунаклары – Җиләк-җимеш питомнигы бистәсе клубы артистлары: биючеләре һәм җырчылары бик күңелле, бай эчтәлекле концерт программасы күрсәттеләр.
Башта Кече Бөгелмә авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы Мария Поварова, тантананы ачып, бәйрәмдә катнашучыларны кайнар котлады, һәркемгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, хәерле озын гомер теләде.
Кичәне тамаша кылырга килгән һәр кешенең бу көнне күңеле кинәнде, алар, дөнья мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял итте.
Лидия КЛЕМЕНТЬЕВА,
Кече Бөгелмә авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа