Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Җитди уен

Бердәм куркынычсызлык көне кысалары уңаеннан, Акбаш авыл китапханәсе хезмәткәре “Куркынычсызлык кагыйдәләрен белүчеләр” дигән уен-викторина үткәрде.

Балалар уен формасында безне көнкүрештә, юлларда, янгын килеп чыкканда саклый торган куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар һәм ныгыттылар. Бергә ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерделәр. Балалар викторинада һәм фикер алышуда актив катнаштылар, куркынычсызлык кагыйдәләрен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.  

Чара ахырында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм нормаларын белеп, бик күп  күңелсезлекләрдән котылырга мөмкин, дигән нәтиҗә ясадылар. 

 

Эльза Ханнанова,  

китапханәче 

Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса