Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан
“Бөгелмә китапханәсенә 100 ел”
Бөтенроссия китапханәләр көне алдыннан Татар Димскәе китапханәсендә “Бөгелмә китапханәсенә 100 ел” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Авылыбыз китапханәсе Бөгелмә үзәк китапханәсенең 28 нче номерлы филиалы булып тора. Бу мавыктыргыч ,тарихи вакыйгаларга да бай булган чараны авылыбыз китапханәчесе Хабирова Лилия Альмир кызы оештырды.Чарада башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар һәм авылдашлар катнашты.Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләде. Бөгелмә үзәк китапханәсе эше, андагы чаралар турында һәм анда һәр укучының катнаша алуын әйтеп узды.
Авылыбыз китапханәсенең тарихы, аны оештыручылар һәм җитәкчеләре турында укучылар күп мәгълүмат алды. Китапханәдә бай күргәзмә оештырылган. Бәйрәм чарасы күрсәтмә материаллар белән үрелеп барды.
Лилия Альмир кызы Үзәк китапханә директоры Шарапова Наилә Мәгъсүм кызы исеменнән Татар Димскәе авыл җирлеге башлыгы Галлямов Ринат Канәфи улына һәм авылыбыз депутаты Ишков Игорь Борис улына китапханә тормышына үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен “Рәхмәт хаты” тапшырды. Авылыбыз халкы аларга бик рәхмәтле.
Бәйрәм ахырында укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә китапханәчене бәйрәм белән котладылар.Гөл һәм бәйрәм открыткасы тапшырылды. Балалар, бик теләп үзләре әзерләп килгән шигырьләрен сөйләделәр,кызлар татар биюен башкардылар.
Соңыннан китапханәче укучылар белән кечкенә генә мастер-класс үткәреп алды, ягъни укучылар Лилия апалары ярдәмендә кулларын кәгазьгә төшерделәр, аны кисеп үзләренең теләкләрен яздылар һәм ясалган агачка беркеттеләр. Бик матур килеп чыкты.
Бәйрәм барыбызның күңеленә дә хуш килде. Шундый матур чара оештырганы өчен авылыбыз китапханәчесе Хабирова Лилия Альмир кызына бик зур рәхмәт әйтәсе килә.
Татар Димскәе башлангыч сыйныфы укытучысы Ландыш Файзуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа