Бөгелмәнең яшь балыкчылары
Иске Сумароково авылында “ Балык тоту – ул хобби” дип исемләнгән чара узды.
Бәйрәм программасы төрле уеннар, кызыклы конкурслар белән үрелеп барды. Катнашучыларга балык тоту һәм төрледән-төрле табышмаклар чишү бик ошады. “Тәмле уха” бәйгесендә балалар ашның нинди балыктан пешереләчәк икәнен белергә тиеш иде. “Кармакка тот” ярышында команда капитаннары иң яхшы балыкчы исеменә көч сынашты. Тамашачылар үз команда вәкилләре өчен җан атып торды. Кыска гына итеп әйткәндә – күңелле булды! Җиңелүчеләр булмады. Барлык катнашучылар да чара азагында татлы бүләккә ия булды.
Е. АГАДЮКОВА,
Иске Сумароково күпфункцияле үзәгенең сәнгать җитәкчесе.
Л. Варламова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа