Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Бөгелмәгә беренче партия таналар алып кайттылар

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә Россиядә иң зурлардан саналган " ЭкоНива» агрохолдингы проектын гамәлгә ашыру көчәя бара.

Наратлы авылына сөтчелек комплексы территориясенә беренче партия - 450 баш тана алып кайтканнар.

Хәзерге вакытта компания әлеге авыл җирлеге территориясендә терлекчелек комплексы төзи. Исегезгә төшерәбез, бу елның май аенда комплекс төзелеше өчен беренче таш салынды. Мегаферма 3550 баш терлеккә исәпләнгән, аңа 3,5 млрд сум инвестицияләү планлаштырыла.

Беренче чиратта 9-24 айга кадәр яшь терлекләр үстерү өчен мәйданчыкны интенсив төзү алып барыла. 1 ноябрьгә кадәр бирегә 800 баш тана китереләчәк, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Исмәгыйлев. 

Булачак сөт комплексы территориясендә терлекләрне вакытлыча тоту өчен мәйданчык әзерләнгән. Азык өстәлләре урнаштырылган, электр үткәрелгән, азык базасы әзерләнгән – терлекләрне тоту өчен барлык шартлар да тудырылган. Ноябрьдә карантин чаралары башланачак.

 

Мэрия матбугат хезмәте материалы һәм  фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса