Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Бөгелмә районының Сугышлы авылы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтте

Сугышлы авылында искиткеч бәйрәм узды. Аңа 90 ел тулды.

Бәйрәм үзәге Сугышлы авыл клубы яны, ә төп катнашучылар - талантлы һәм хезмәт сөючән җирле халык булды. Тантананы Иске Исаково авыл җирлеге башлыгы Кәримова Эльвира Михайловна ачып җибәрде. Бәйрәм белән котлап, ул элеккеге авыл җирлеге башлыгы Елисеева Антонина Ивановнага сүз бирде. "Авыл туган көне – ул анда яшәгән халык бәйрәме, алар үзләренең гореф-гадәтләрен саклый һәм хөрмәт итә. Безнең бай тарихлы авыл бүген сезнең ярдәм белән яши, авылдашлар. Һәм моның өчен мин барысына да зур рәхмәт белдерәм!"- дип билгеләп үтте Антонина Ивановна.

       Катнашучылар авылның барлыкка килү тарихын зур кызыксыну белән тыңладылар, аның үсешенә өлеш керткән кешеләр турында күп сүзләр әйтелде. Танылган якташыбыз, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин турында да искә алмыйча калмадылар.

       Бәйрәмдә күп кенә кешеләр аерым билгеләп үтелде: озын гомерлеләр, иң зур стажлы гаиләләр, юбилярлар. Күптән түгел хезмәт итәргә киткән солдат адресына да үгет-нәсыйхәт сүзләр әйтелде. Авылның иң яшь кешесе дә бүләксез калмады. Иске Исаково авыл мәдәният йорты үзешчән сәнгатьтә катнашучылар якташларын җылы сәламләде, яшь башкаручыларның синтезаторда уйнавы тамашачыларны әсир итте. Әминев Флорид Хөрмәт улының чыгышы программаның төп вакыйгасы булды. Аның җырлары астында кунаклар урыннарында утыра алмады, биергә дә чыктылар.

        Авыл юбилее - ул аның халкы өчен һәрвакыт зур шатлык. Туган ягыбызның чәчәк атуы һәм үсүе - анда яшәүче кешеләрнең зур өлеше бит.

 

Зәфирә Идиятуллина, Сугышлы авыл клубы мөдире

 Ирина Кәлимуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса