Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Бөгелмә районының авыл хуҗалыгында эшләр кайный

Җәй айлары кем өчендер ял булып саналса, авыл халкы өчен үтә дә тыгыз чор бу. Алар һәр мизгелнең кадерен белеп калырга тырыша. Бүген авыл хуҗалыкларында аеруча җаваплы чор – печән өсте. Быел печән әзерләү ничек бара, бүгенге көндә авыл нинди эшләр белән мәшгуль? Шушы сорау белән Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать иттек.

Авыл хуҗалыклары терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль, язгы сабан һәм уҗым культураларын җыюга әзерлек эшләре гөрли икән. Бүгенге көндә иҗтимагый сектор өчен – 10 мең, халык өчен 2 мең тонна печән җыелган. Шул ук вакытта 11 мең 880 тонна сенаж әзерләнгән, бу бер баш шартлы терлеккә 16,6 центнер азык дигән сүз. Шул ук вакытта, тулы көче белән техниканы урак өстенә, уҗым культураларын чәчү һәм сабан культураларын җыеп алуга әзерлек эше бара.

Район хуҗалыклары күрсәткечләре буенча, печән әзерләүгә килгәндә дә "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять – алдынгылар рәтендә. Үтеп баручы атна башы күрсәткечләре буенча, алар 500 тонна печән һәм 5 мең тонна сенаж әзерләгәннәр.

Чәчү кампаниясендә дә, печән әзерләү, урып-җыю вакытында да һәрвакыт алдынгылар рәтендә балкучы хуҗалыкның уңыш серләренә төшенү теләге белән әлеге тарафларга юл тоттык.

Авылда эш кайный. Колхозның гаражы да “гөж” килеп тора, һәркем үз эшендә, күбесе техниканы ремонтлау белән мәшгуль. Шул ук гараждан ялт итеп тау итәге күренеп тора, анда тракторлар печән әзерли.

– Иртәнге 5 сәгать 30 минутта барлык колхозчылар гаражда “кайный”лар инде. Биредә вакыт белән исәпләшеп тормаучы эш сөючән егетләр көч куя. Һәрбер хезмәтне күңелләрен биреп башкаралар һәм барысын да җиренә җиткермичә туктамыйлар. Мәсәлән, машина йөртүчебез Руслан Хәитов, озак еллар колхозыбыз өчен көчләрен кызганмыйча эшләүче алдынгы комбайнчыларыбыз Илдар Шиһапов, Фәнис Мингалимов, Миншәит Фәсхетдиновларны исемләп атап үтәсе килә. Егетләр булдыра, – ди "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкның гараж мөдире Илдар Җәләев.

– Колхозның яхшы күрсәткечләренең бар сере –  тырыш, хезмәт сөючән, кыр эшенә гашыйк эшчеләрендә. Хуҗалыкта бүгенге көндә 96 кеше эшли. Аллага шөкер, көчтән килгәнчә, техниканы яңартып торырга тырышабыз, 6 комбайныбыз, 3 чәчү комплексы бар һәм башка техникаларыбыз да шактый. Бүгенге көндә печән әзерләү эше ахырына якынлаша. Шул ук вакытта техниканы урып-җыю кампаниясенә әзерлибез. Бүгенге көнгә алар 80–90 процентка әзер. 7–10 көннән эшкә керешәбез, – дип фикерләре белән уртаклашты хуҗалык директоры урынбасары Рамил Әхмәтгәрәев.

Авыл хезмәтчәннәре өчен алда зур сынау – урып-җыю кампаниясе. Һава шартлары уңай булып, мул уңышлар җыеп алырга язсын.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса