Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Бөгелмә авылларында референдум булып узды

18 ноябрь көнне Татарстан Республикасының 844 торак пунктларында гражданнарның үзара салым референдумы узды. Ул сәгать 8дә башланып китеп, 20 сәгатьтә төгәлләнде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүе буенча, Татарстанда үзара салым референдумында сайлау хокукы булган 523 558 кеше катнашкан, бу 63,75 процент тәшкил иткән.

Тавыш бирү вакытында 44 территориаль һәм 1 644 участок комиссиясе эшләде. Барлык участоклар да алдан кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.  Тавыш бирү барышында Эчке эшләр министрлыгы органнары тәртип саклауны башкарды. Иҗтимагый контрольне “Чиста сайлаулар өчен” корпусыннан 1 600 кеше тәэмин иткән.

Бөгелмә районында үзара салым референдумында Восточный, Вязовка, Наратлы һәм Яңа Александровка авыл җирлекләре  катнашты.

 

Вязовка халкына ут кирәк

Вязовка авылында сайлау участогына халык бертуктамый агыла тора. Быел алар Вязовка һәм Коногоровка авылларында ут проблемасын хәл итүгә я "риза", я "риза түгел" дип җавап бирә.

- Вязовка авыл җирлегендә үзара салым референдумы инде өченче тапкыр уза. 2014, 2016 елларда һәм менә быел. 2014 елда референдумга Вязовка авылының кайбер урам юлларын төзекләндерү мәсьәләсе каралды. 2016 елда зиратларның коймаларын торгызырга акча җыелды. Халык референдумнарда актив катнаша, - дип белдерде 1150нче номерлы сайлау участогы рәисе Гөлсинә Газизова.

2016 елда христиан, мөселман һәм иске карашлылар җирләнгән өч зират коймалары төзекләндерелгән.

- Авылыбызда 700гә якын кеше гомер итә, шуларның 500гә якыны тавыш бирү яшендә. Референдумга 200 сум акча билгелибез. 2016 елда зират коймаларын торгызырга халыктан 68 мең сум акча җыелды. Дәүләт өстәгәч, ул акча күләме 340 мең сумга җитте. Бу акчага без коймалар торгызып кына калмадык, ә кораллар өчен кечкенә йортлар, чүп җыю урыннары, бәдрәфләр торгызып куйдык. Мөселман зираты тауда урнашкан. Кышын җир бик каты туңа анда, шуңа күрә көчле генератор һәм перфоратор да алдык. Референдумга тавыш бирергә килүчеләр саны елдан-ел арта. Чөнки алар эшләнгән эшне, җыелган акчаларның максаты буенча тотылганын күреп торалар. 200 сум күп түгел, ә эшләнгән эш зур, - дип сөйли Вязовка авыл җирлеге башлыгы Виктор Соколов.

Сайлау участогына килә алмаучылар янына сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре бара. Шундыйларның берсе – озын гомерле 95 яшьлек Елена Федоровна Матвеева. Тугыз бала үстергән әби бүген оныклары, оныкчыкларының һәм инде оныкчыкларының балаларының кадерен күреп яши. Аның референдумда тавыш бирүдән читтә каласы килмәгән. Тавыш бирү кәгазенә үзенең фикерен билгеләгәч, махсус урнага салып җибәрде.

Референдум уздыру-уздырмау турында ел башында ук хәл итеп куйганнар. Халык үзе катнашырга теләк белдергән, шуларның күпчелеге авылда урам утларының аз булуына зарланган.

 

Вязовка авылы халкының үзара салым референдумына карашы:

Иван Куликов: “Бу акчалар бит безнең авыл җирлегенең үсеше өчен. Бик кирәк эш. Авылыбызда тәртип булсын өчен өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлек”.

Римма Куликова: “Референдумга карашым бик яхшы. Бу – кирәк чара. Без монда тудык, үстек, авылыбызның чәчәк атуын телибез”.

Анатолий Петухов: “Мин шәхсән бу ниятне куәтлим. Без өлеш кертмәсәк, кем кертсен инде. Хәзер заманасы шундый. Төрле фикердәгеләр бар, ләкин мин яхшы эшкә акча бүлеп бирергә һәрвакыт әзер”.

 

Вязовка авыл җирлегендә тавыш бирү хокукына ия булган халык санының 56,9 % референдумда катнашкан. Шуларның 88,55% үзара салым башкарырга ризалык белдергән.

 

Яшьләр өчен

Восточный авыл җирлегендә үзара салым референдумы икенче тапкыр үткәрелә. Аның беренчесе 2014 елда уза. Бу елларда зират коймаларын төзекләндерү таләп ителә, нәкъ шул максатларга дип үзара салым референдумы уздырыла.

  • 2014 елдагы референдумда 70%ка якын кеше тавыш бирүдә катнашты. Күпчелек “риза” дип җавап бирде. Халыктан акча җыелып, зират коймалары ремонтланды. Дәүләт тарафыннан һәр җыелган 1 сумга 4 сум өстәлүе бик зур булышлык күрсәтә, - дип сөйли Восточный авылы сайлау участогы рәисе Эльза Бадыйкова.

Быелгы референдумга балалар һәм спорт мәйданчыгы урнаштыру мәсьәләсе чыгарылган.

  • Мин бик яхшы дип уйлыйм. 300 сумнан гына җыялар бит. 500 дә, 1 000 дә түгел бит инде. Алар үзләре өчен тырышмый, шул без гомер иткән авыл дип тырышып йөриләр, - дип, уңай фикерен белдерде Восточный авылында гомер кичерүче Роза апа Лотфуллина.

Балалар һәм яшьүсмерләр вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп уздырсын дигән ният белән сайланган юнәлеш Восточный авыл халкында килешү тапкан. Шулай итеп, авылның яшь буын вәкилләрен кайгыртып фикер йөрткән кешеләр саны ярдәмендә референдум уңай узган.

Тавыш бирү хокукына ия гражданнарның 63,45% сайлауларга килгән, шуларның 63,74% уңай җавап биргән.

 

Изге эшкә дип

Яңа Александровка авылы да 18 ноябрь көнне үзара салым референдумын уздырды.

Бу авылда үзара салым референдумы беренче тапкыр 2015 елда уздырылган. Ул елда халык авыл зиратының коймаларын төзекләндерү өчен акча җыярга теләк белдергән.

  • 2015 елда, беренче тапкыр булганга, кешеләр зур кызыксыну белән килде. 68% халык тавыш бирүдә катнашты, шуларның 62% акча бүлеп бирергә ризалык белдерде, - дип искә ала 1156нчы тавыш бирү участогы рәисе Нэля Богданова.

2018 елда янә референдумда катнашырга булганнар. Быел да шулай ук зират коймасын төзекләндерү нияте белән. Казанка авылы зираты авылга кергән җирдә күренеп, авыл турында беренче фикер тудыручы булып тора. Бүгенге көндә ул иске коймалар белән уратып алынган.

  • Республикадан матди ярдәм өстәлүе – бик яхшы чара. Халыктан җыелган 1 сумга өстәлгән 4 сум әһәмиятлерәк эшләр башкарырга ярдәм итә. Референдум уңышлы узган очракта, 18 яше тулган һәр кешедән 200 сум акча җыячакбыз. Алдагы елларда да үзара салым референдумында катнашырга ниятебез бар. Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлне койма белән уратып алу һәм сугышта һәлак булганнар исемлеге янында яу кырыннан исән кайтканнар, тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен дә мәңгеләштерәсебез килә, - дип белдерде Яңа Александровка авыл җирлеге башлыгы Дамир Мәһдиев.

Яңа Александровка авылының 62,57% халкы тавыш бирүгә килгән, шуларның 97,38% ризалык белдергән.

 

Наратлылар “әйе” дигән

Наратлы авылында да референдум узды дип исәпләнә.

Әлеге авыл җирлеге турында газетабызның үткән саннарының берсендә инде язып чыккан идек (“Бөгелмә авазы”, 9 ноябрь, 2018 ел). Биредә тавыш бирү хокукына ия халыкның 60,17% сайлау участогына килгән, аларның 97,73% референдум узуга уңай караш белдергән.

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөгелмә авыл референдум