Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Беренче укытучым

Ветеранны котларга Березовка авыл җирлеге башлыгы Наталья Рафиковна Меньшаева, Березовка башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы директоры Надежда Викторовна Шакирҗанова, укучылар, оныклар, оныкчыклар, авылдашлар килгән иде. Әлеге чарада 80нән артык кеше катнашты.

2020 елда Татарстан Республикасы ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итә. «Үзәкләштерелгән район клублар системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең «Синең кешеләрең Татарстан – хроника йөзләрдә” яңа иҗат проекты әлеге истәлекле датага юнәлдерелгән, аның авторы – Ирина Ибәтуллина. Әлеге проект халык хуҗалыгын торгызуга, Бөгелмә муниципаль районы һәм Татарстан АССР үсешенә лаеклы өлеш керткән авыл халкына багышланган.

Әлеге проект кысаларында үткәрелгән беренче чараларның берсе 24 февраль көнне Таллы Бүләк авылы мәдәният йортында узды. Ул педагогик хезмәт ветераны Мәбрүрә Шакирҗан кызы Гариповага 95 яшь тулу уңаеннан «Минем беренче укытучым» дип исемләнгән очрашу кичәсе иде.

Мәбрүрә Шакирҗан кызы 40 елдан артык Таллы Бүләк мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, шул вакыт эчендә «Фидакарь хезмәт өчен» (1980 ел) медале белән бүләкләнгән, «Педагогик хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек булган (2005 ел), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән.

Ветеранны котларга Березовка авыл җирлеге башлыгы Наталья Рафиковна Меньшаева, Березовка башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы директоры Надежда Викторовна Шакирҗанова, укучылар, оныклар, оныкчыклар, авылдашлар килгән иде. Әлеге чарада 80нән артык кеше катнашты.

"Үзәкләштерелгән район клублар системасы» иҗат коллективы барлык тамашачыларга Спас мәдәният йорты артистларының һәм Җиләк-җимеш питомнигы бистәсенең «Грация» бию студиясе башкаруындагы халык хореографиясе белән матур кәеф бүләк итте. Чара ахырында барлык катнашучылар да авылның беренче укытучыларына тагын бер кат рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Әлфия САФИУЛЛИНА, Таллы Бүләк авыл мәдәният йорты мөдире, Нелли ИВАНОВА, күчмә мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе.

Наталья Маликова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса