Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Авылда тормыш: Зеленая Роща җирлеге башлыгы Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә эшчәнлеге турында хисап тотты

Авыл җирлеге территориясен төзекләндерү мәсьәләсе иң актуаль сорауларның берсе булып кала бирә.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы Денис Хикмәтов 2018 ел башыннан башкарылган эшләр турында исәп-хисап тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, муниципаль берәмлек составына гомуми халык саны 1335 кеше булган алты торак пункт керә. Торак пунктлар территориясендә социаль өлкә, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре, коммерция объектлары эшли.

Авыл җирлеге башкарма комитеты халык белән эш алып бара. 2018 елда җирле халыкка 256 төрле белешмә бирелгән, депутатлар Советының 12 утырышы уздырылды. Сүз уңаеннан, депутатлар корпусы бәйрәмнәр һәм хәйрия акцияләре оештыруда һәм үткәрүдә даими ярдәм күрсәтә.

Авыл хуҗалыгы турында сөйләгәндә, җирлек башлыгы терлекчелек һәм яшелчә белән дә шөгыльләнүче 94 шәхси хуҗалыкны билгеләп үтте. 2018 елда Бердников крестьян-фермер хуҗалыгы савым сыерлары һәм саву җиһазлары алу өчен 30000 000 сум күләмендә грант отткан. Бүгенге көндә аның 27 баш савым сыеры бар. Планда, терлекләрнең баш санын 100 башка кадәр арттыру, Мәрсин фермасы булдыру һәм алмагач бакчасы утырту.

Авыл җирлеге территориясен төзекләндерү мәсьәләсе иң актуаль сорауларның берсе булып кала бирә. Җәйге чорда рөхсәт ителмәгән дүрт чүплек юкка чыгарылган, шуларның берсе 30 елдан артык торган. 

Авыл җирлеге җитәкчелегенең планнарында – урамнарны яктыртуны алыштыруны дәвам итү, каты көнкүреш калдыклары җыю өчен контейнер мәйданчыклары урнаштыру, Елга урамы буенча юлны ремонтлау, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм Зеленая Роща авыл җирлегенең тыл хезмәтчәннәре турында хәтер китабы чыгару.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса