Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Авыл халкы эшчәнлеген үстерү

Август азагы. Авыл хуҗалыгында кызу чор. 22 август көнне иң яхшы кыр эшчеләрен, берничә минутка эшләреннән бүлеп, тәбрикләп алдылар. Бу көнне Бөгелмә районына ТР Дәүләт Советы рәисе, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлеге башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, сәяси төзелеш бүлеге җитәкчесе Светлана Гыйниатуллина килделәр.

Кунаклар, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров белән бергәлектә, “Подгорный” җәмгыяте кырларын карадылар һәм биредә алдынгы авыл хезмәтчәннәрен билгеләп үттеләр. Традиция буенча урак өсте декадасындагы иң яхшы эш күрсәткән хезмәтчәннәр партия исеменнән вымпелга, район башлыгыннан акчалата сертификатка һәм район Советының “Бердәм Россия” партиясе фракциясе депутатлары Радик Галиуллин, Фатиха Гыймалетдинова, Илсур Касыймовлардан истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

 “Районның иң яхшы комбайнчысы” исеменә “Подгорный” җәмгыяте комбайнчысы Андрей Тугаев ия булды. Әлеге һөнәргә ул инде 28 ел тугры хезмәт итә, шуларның 11 елын “Подгорный” хуҗалыгына хезмәт итүгә багышлаган. 16 августка ул “Класс Тукано” комбайнында 424 гектар җирдән, 764 тонна ашлык суктырып алган.

“Районның иң яхшы яшь комбайнчысы” – Станислав Варламов, шулай ук “Подгорный” җәмгыяте комбайнчысы. Комбайн руле артында ул инде – 13 ел. 16 августта “Нью Холланд” комбайнында ул 270 гектар мәйданнан, 487 тонна ашлык суктырып алган.

“Районның ашлык ташучы иң яхшы шоферы” исеме “Подгорный” хуҗалыгы машина йөртүчесе Альберт Тәтиевка бирелде. “КамАЗ” машинасы руле артында ул инде – 22 ел.  Күпъеллык стажы аңа иң җитезе булырга ярдәм итә. 16 августка ул 895 тонна ашлык ташыган.

Кыр эшләрендә тир түгүчеләр генә билгеләнеп үтмәде бу көнне. Фермаларда көч куючыларның эше дә һәрвакыт бәяләнеп тора. Алдынгылар хөрмәтләнә һәм бүләккә ия була. “Районның иң яхшы мал караучысы” – “Муса Җәлил” исемендәге хуҗалыгының мөгезле эре терлек ашату операторы Андрей Хитев. Аның мал карау өлкәсендәге эш стажы – 15 ел. Бүгенге көндә ул 110 баш мөгезле эре терлек карый. Ел башыннан 219 центнер ит җитештерүгә булышлык күрсәткән.

“Районның иң яхшы сыер савучысы” – “Наратлы” җәмгыяте хезмәтчәне Рәмзия Вәлиәхмәтова. Ун ел маллар белән эшли, шуларның 6сын – сыер сава. Аның карамагында 40 сыер. Ел башыннан сөт савуның тулаем күләме – 17 256 килограмм, бер сыерга 2 650 килограмм сөт туры килә.

Хөрмәтле кунаклар Бөгелмәгә моның өчен генә килмәде. Аларның тагын бер максаты ул – “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге игълан иткән муниципаль берәмлекләрдә депутат фракцияләренең иң яхшы эшчәнлеген билгеләүче I республика конкурсы кысаларында башкарылган эшләр белән танышу.

Депутатларның авылда фермерлык эшен сайлаучыларга ярдәмен ачыклау өчен хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районы Советының “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре белән очрашу узды. Киңәшмә барышында авыл халкы эшчәнлеген үстерү төп тема булып торды.

Районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлекнең, бүгенге хәле белән авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлев таныштырды. Дәүләт Советы вәкилләренә үрнәк итеп, Иске Исаково авылын алганнар. Авыл җирлеге башлыгы Эльвира Кәримова авылларында булган барлык хуҗалыклар белән кыскача таныштырып чыкты. Биредә авыл хуҗалыгы юнәлешенең нинди генә төре белән шөгыльләнмиләр икән! Айдар Бәдретдинов шикәр чөгендере үстерә, Евгений Петряков умарта тота, Денар Мөгыйнов балык үрчетә. Алар һәркайсы депутатлар алдында чыгыш ясады. Үз эшләрендәге авырлыклар һәм уңышлары белән уртаклашты. Аларның барысы да депутатларга рәхмәт белдерде. Ярдәм кирәк чакта, аларның  һәрвакыт элемтәдә торуын крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса