Ата йорты – башлангычлар башы
Тормышта кеше кыен хәлгә тарыса, бәхетсезлеккә юлыкса, иң беренче чиратта аңа ярдәмгә әти-әнисе, туганнары килә. Алар сине тыңлый, киңәш бирә, яклый, ярдәм кулы суза.
Зелёная Роща авыл мәктәбендә узган гомуми ата-аналар җыелышында сүз шул хакта – олыга да, кечегә дә күңел җылысы бирүчеләрнең, терәк-таяныч булып торучыларның нәкъ менә туып-үскән йорт кешеләре, гаилә булуы турында барды.
– Өлкәннәр балаларын аңларга теләсә, аларны тыңлый һәм ишетә белсә, аларның кызыксынуларын, мәнфәгатьләрен исәпкә алса, игътибарлырак булса, гадәтләрен дөрес бәяләргә омтылса һәм ышаныч яулаган киңәшче була алсалар, туган йорт бала өчен бәхетле оя була ала. Ә бит әти-әниләр балаларны биредә “җылытып” калу белән генә чикләнмичә, аларның үзләреннән дә бу “учакка утын өстәтеп” торырга, һәрхәлдә шуңа өйрәтергә тиешләр, – дип башлады үз чыгышын авыл китапханәчесе, шушы юлларның авторы И. Ишкова. – Ата-ана җылысын, игътибарын тоеп үсмәгән балалар арасыннан хулиганнар, җинаять кылуга һәвәс булган кешеләр ешрак чыга.
Җыелышта Бөгелмә шәһәре прокуроры өлкән юстиция киңәшчесе Валерий Викторович Кузьмин да катнашты. Ул тормыштагы катлаулы социаль күренешләр, Россиядәге иң төп проблемаларның берсе булып торган коррупция турында сөйләде, Зелёная Роща халкын кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
Очрашу ахырында ата-аналарга коррупциягә каршы тору буенча мәгълүматлар, киңәш-тәкъдимнәр язылган брошюралар тараттылар.
Ирина ИШКОВА,
авыл китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа