Язгы кыр эшләренә әзерлек
"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсенең тагын бер темасы - язгы кыр эшләренә әзерлек. Республикада 2 миллион гектарга якын җирдә чәчү эшләре үткәрергә кирәк. Моннан тыш, 1 миллион гектар җирдә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру һәм тырмалау эше бар. Бөгелмә муниципаль районында язгы-кыр эшләренә әзерлек график буенча бара. Барлык хуҗалыклар да...
"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсенең тагын бер темасы - язгы кыр эшләренә әзерлек. Республикада 2 миллион гектарга якын җирдә чәчү эшләре үткәрергә кирәк. Моннан тыш, 1 миллион гектар җирдә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру һәм тырмалау эше бар.
Бөгелмә муниципаль районында язгы-кыр эшләренә әзерлек график буенча бара. Барлык хуҗалыклар да элиталы орлыклар кертү белән мәшгуль.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ике мең тоннадан артык минераль ашлама сатып алган. Техниканың әзерлеге 95 процент тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа