“Ялкын” социаль приютында тәрбияләнүчеләр “Венеция” ресторанында кунакта
"Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Венеция" ресторанында булдылар һәм анда кулинария буенча бик тәмле һәм ямьле дәрестә катнаштылар. Үз эшенең осталары булган кулинарлар аларга камыр әзерли башлаудан алып, тәмле ризык пешеп чыкканчыга кадәр булган эш процессын күрсәттеләр. Мастер-класста балалар үзләре дә ватрушка һәм повидлолы печенье пешерделәр. Ахырдан яңа пешкән тәм-томнан авыз...
"Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Венеция" ресторанында булдылар һәм анда кулинария буенча бик тәмле һәм ямьле дәрестә катнаштылар.
Үз эшенең осталары булган кулинарлар аларга камыр әзерли башлаудан алып, тәмле ризык пешеп чыкканчыга кадәр булган эш процессын күрсәттеләр. Мастер-класста балалар үзләре дә ватрушка һәм повидлолы печенье пешерделәр. Ахырдан яңа пешкән тәм-томнан авыз иттеләр. Остазлар кул астында үзләре әзерләгән ризыклар аларга бигрәк тә тәмле тоелды.
Диана ПЕТРОВА,
тәрбияче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа