Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 33 нче утырышының дәвамы башланды

Көн тәртибенә 37 мәсьәлә куелган. (Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышының дәвамы башланды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм башкалар катнашуын әйтте....

Көн тәртибенә 37 мәсьәлә куелган.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышының дәвамы башланды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм башкалар катнашуын әйтте.

Искәртеп үтик, 8 нче ноябрь көнне 33 нче утырышны дәвам иттерү турында карар кабул ителде. Президиум утырышында бүгенге утырышның көн үзәгенә барлыгы 15 мәсьәлә куелган иде. Бу минутларда депутатлар комитетлар исеменнән тагын өстәмә сораулар кертте һәм мәсьәләләр саны 37 гә җиткерелде.

Бүген депутатлар Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен өйрәтү мәсьәләсен караячак. "2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" һәм "2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында" закон проектлары икенче укылышка тәкъдим ителә.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/29/153298/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса