Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Тарихын оныткан халык юкка чыга ул...

Татар халкының дәүләтчелек җәһәтеннән бик тирәндә тернәкләнгән ныклы тамырлары бар һәм аның бу хакта беркайчан да онытканы юк. Урта гасырлар башында ук Урта Идел ярларына сыенып Болгар - үз дәвере өчен иң көчле, куәтле һәм чәчәк аткан, алга киткән дәүләтләрнең берсе гомер иткән. Монгол яулары басып алган чакларда да татарлар...

Татар халкының дәүләтчелек җәһәтеннән бик тирәндә тернәкләнгән ныклы тамырлары бар һәм аның бу хакта беркайчан да онытканы юк. Урта гасырлар башында ук Урта Идел ярларына сыенып Болгар - үз дәвере өчен иң көчле, куәтле һәм чәчәк аткан, алга киткән дәүләтләрнең берсе гомер иткән. Монгол яулары басып алган чакларда да татарлар Алтын Урданың күренекле урынны биләгәннәр. Соңрак, XV -XVI гасырларда Таатрстанның хәзерге территориясе Казан ханлыгы составында була. Әмма Явыз Иван басып алганнан соң, 1552 елдан татарларга озын-озак еллар буена үз дәүләтчелеге турындагы хыяллар белән яшәргә язган булган. Бу идеянең чынбарлыкка ашарына ышаныч 1917 елда гына ачыла. Россия империясенең җимерелгән дәвере бу...

ТАССР оешу - республикабызда дәүләтчелекне торгызуның иң мөһим этапларыннан берсе ул.

"ТАССР оешуга - 100 ел" - үзәк китапханәнең уку залында шәһәрдәшләребез һәм кунаклар өчен шундый исемдә махсус күргәзмә эшли. Анда Татарстан АССР оешу тарихына һәм, әлбәттә, Татарстан Республикасының бүгенге тормышына кагылышлы материаллар тәкъдим ителә.

Светлана КЛЕЦОВА,
үзәк китапханәнең уку залында әйбәп баручы белгеч.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса