Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Сәламәтлегең хакында вакытында кайгырт

Авыруыңны вакытында белеп була. Моның өчен менә инде берничә ел рәттән диспансеризация уздырылып килә. Ул халыкның чирләрен ачыклау, аларны вакытында белеп алу һәм дәвалау максатында оештырылган гамәл. Аның нәтиҗәләре белән Бөгелмә үзәк хастаханәсе баш табибы Владимир Гуров таныштырды. Диспансеризацияне 3 елга бер тапкыр узалар. Яшь үсә барган саен, кеше тикшерелергә...

Авыруыңны вакытында белеп була. Моның өчен менә инде берничә ел рәттән диспансеризация уздырылып килә. Ул халыкның чирләрен ачыклау, аларны вакытында белеп алу һәм дәвалау максатында оештырылган гамәл. Аның нәтиҗәләре белән Бөгелмә үзәк хастаханәсе баш табибы Владимир Гуров таныштырды.

Диспансеризацияне 3 елга бер тапкыр узалар. Яшь үсә барган саен, кеше тикшерелергә тиешле белгеч-табиблар саны да арта. Тикшерү тәмамлангач, гомуми практика табибы нәтиҗә ясый һәм пациентны өч төркемнең берсенә кертә. Беренчесе - сау-сәламәт, икенчесе - өстәмә амбулатор тикшерү таләп итә һәм өченчесе стациаонарда өстәмә тикшеренү һәм дәвалану таләп итүче.

Диспансеризацияне Бөгелмә районында өч сәламәтлек саклау учреждениесе башкара. Поликлиника, Карабаш амбулаториясе һәм Тимер юл челтәре поликлиникасы. 2017 елда 17 993 кеше тикшерү узарга тиеш. Бу елның 9 ае эчендә әлегә 11 748 кеше диспансеризация үткән, ул гомуми күләмнән 65,3 процент тәшкил итә.

Тикшерү нәтиҗәсендә түбәндәгеләр мәгълүм булган:

Кан йөреше органнары авырулары - 4 076,

Сулыш алу органнары авырулары - 456,

Аш кайнату органнары авырулары - 1373,

Шикәр диабеты авыруы - 431,

263 кешедә шеш булу ачыкланган. Шуларның 214ендә аның яман шеш булуы билгеләнгән. Аларның барысы да I-II стадиядә, бу исә дәвалау яхшы нәтиҗәләр бирәер дигән өмет өсти.

"Эшләүче категория бу чарага аеруча салкын карый. Эштән җибәрмәделәр дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Шуңа күрә җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Эшчеләрегезнең исемлеген безгә җибәрегез, без аларга аерым бер көн билгеләрбез. Бары тик аңлап, бергә эшләгән вакытта гына, авыручылар санының кимүенә ирешеп булачак", - дип белдерде Владимир Гуров.

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса