Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Сизгерлекне югалтмагыз!

28 июль көнне 15 сәгать 15 минутта Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегенә 75 яшьлек пенсионерка шылтыратып, ике хатын-кызның, иске купюраларны яңаларына алыштырам дигән булып, 137 456 сум акчасын алып чыгып китүләрен хәбәр итә.

Бөгелмә полициясе матбугат хезмәте.
Алданучының сөйләвенә караганда, алар - 30 - 40 яшьләрдәге хатын-кыз белән 10 - 12 яшьләрдәге кыз ханымны подъезд төбендә туктатканнар. Олысы үзен "горсобес хезмәткәре" дип таныштырган, подъезд ишеген ачып кертүен сораган. Пенсионерка исә аларны подъездга гына түгел, үзенең квартирына ук керткән, өстәвенә 137 мең 456 сум акчасын да тоттырган.
Вакыйга урынына килеп җиткән оператив тикшерү төркеме хезмәткәрләренә пенсионерка газеталардан мондый очраклар турында укыганын,
алданмаска кирәклеге турында белүе, телевизордагы "йөгерек юл"дагы кисәтүне дә күргәнлеген әйтә, тик, ни хикмәт, болар кармагына ничек капканын үзе дә белми.
Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
Шунысын да игътибарга алу кирәк, зарар күргән пенсионер ханым, каты авыруы нәтиҗәсе буларак, игътибарын туплый алмаудан да интегә.
Хөрмәтле бөгелмәләр! Полиция кабат исегезгә төшерә: мошенникларның төрле алымнар кулланып, кешеләрне алдау очраклары ешайды. Билгесез кешеләр, якыннарыгыз бәлагә тарыды дигән сылтау табып, билгеле бер телефонга акча салуны үтенәләр; бозымны чыгарабыз, алган товарга компенсация бирәбез, иске акчаларны яңага алыштырабыз, банк картасындагы блокировканы "сүтәбез" дигән сәбәпләр белән алдап, акча каеру ягын карыйлар.
Мошенниклар шулай ук гражданнарга арзан бәягә төрле товарлар, продуктлар тәкъдим итәләр, алдан бер өлешен түләп куюны сорыйлар, әмма соңыннан бернинди товар да китермиләр.
Мошенниклар тозагына капмагыз!
Ә инде шундый гамәлләр белән шөгыльләнүчеләр турында ни дә булса беләсез икән, түбәндәге телефоннар аша җирле полиция бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз: 02, 6-95-02, 6-96-02 (тәүлек әйләнәсенә).
Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса