Шәһәр мэры Линар Закиров яшьләр белән очрашты
"Миллениум" яшүсмерләр клубы янә бар көченә эшли башлады. Быел җәй аңа капиталь ремонт ясадылар, җимерелеп барган бина хәзер ялт итеп тора. Биредә барысы да яңартылган: бина фасады да, түбәсе дә, эчке ягы да. Монда, кабинетлардан тыш, зур спорт һәм конференц заллар бар. 1 ноябрь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов гамәлгә...
"Миллениум" яшүсмерләр клубы янә бар көченә эшли башлады. Быел җәй аңа капиталь ремонт ясадылар, җимерелеп барган бина хәзер ялт итеп тора. Биредә барысы да яңартылган: бина фасады да, түбәсе дә, эчке ягы да. Монда, кабинетлардан тыш, зур спорт һәм конференц заллар бар.
1 ноябрь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов гамәлгә куйган программа нигезендә төзекләндерелгән бинаны карарга һәм яшьләр белән очрашуга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров та килгән иде.
- Кабинетларыбыз буш тормый, кичке сәгать 8гә кадәр балалар була бездә. Кемдер "Шаяннар һәм тапкырлар клубы"на йөри, кайсыберләре - "Иреклеләр клубы"на. "Форпост" студентлар клубын аеруча малайлар үз итте. Волонтерлар эшли, - дип каршы алдылар шәһәр мэрын "Миллениум" клубы педагоглары.
- Яшүсмерләр клубына балалар атнасына 2 - 3 тапкыр килә. Алар төрле секцияләрдә, түгәрәкләрдә өстәмә белем ала. Бу традицияләр онытылып бара иде инде. Хәзер төзекләндерелгән "Миллениум" клубы әлеге учакны янә дөртләтеп җибәреп дип уйлыйм. Иҗат яраткан яшьләр безнең киләчәгебез булырга тиеш, - дип узды аларга җавап итеп Линар Закиров.
"Шаяннар һәм тапкырлар клубы" әгъзалары очрашуга ныклап әзерләнгән булып чыкты.
- Шәһәр мэры Линар Закировка рәхмәтебезне җиткерергә булдык. "Миллениум" клубын төзекләндергәч, безнең очрашыр урыныбыз барлыкка килде. Яшьләр сараен ремонтка япкач, без шәһәр тапкырлары һәм шаяннары белән "Макдоналдс"та, фатирларда очраша идек. Хәзер үз бүлмәбез бар. Линар Закиров үзе дә элек КВНда катнашкан кеше бит. Аның белән очрашу безнең өчен кызыклы булачак, - ди Булат Латифуллин.
Линар Закировны "Шаяннар һәм тапкырлар клубы"на йөрүчеләр сорауларга күмде. Кемдер аңа шаян сораулар бирсә, кемдер - җитдиләрен. Төп сорау Яшьләр сарае белән бәйле иде. Яшьләрне аның кайчан ачыласы кызыксындыра икән.
- Яшьләр сараенда төпле эш алып барасы бар. Аны яңабаштан капиталь ремонтлау, эчке ягында конструкциясен үзгәртү таләп ителә. Моның өчен 287 миллион сум акча кирәк. Хатны Президентка җибәрдек. Бүгенге көндә ул без тәкъдим иткән ике сорауны чиште инде. "Юность" спорт комплексын төзекләндерә башладык, "Факел" спорт комплексы янында исә яңа "Көрәш сарае" төзибез. Яшьләр сарае буенча да проект ясалган. Президент безнең сорауны яклар дип уйлыйбыз, -- дип җавап тотты шәһәр мэры.
Сораулар тәмамлангач, шаяннар һәм тапкырлар Линар Закировтан студент еллары турында сөйләвен сорадылар.
- Мин КВН дигән мәктәпне узуыма бик тә рәхмәтле. Биредә эмоциональ хезмәт куясың. Сәхнәгә чыгу чын сынау иде. Анда чыгыш ясау өчен илдә, дөньяда булган вәзгыятьне белеп тору кирәк бит. КВН ныклы характер булдыру өчен менә дигән җирлек ул. Биредә барысы да җиңү өчен эшләнә һәм, дөресен генә әйткәндә, тормышта да шул ук принцип бит. Бөгелмәнең КВН командасы бар икән, димәк, шәһәрнең киләчәге дә бар дигән сүз. Мин сезнең белән горурланам! - дип сүзен тәмамлады Линар Закиров.
Саубуллашканда яшьләр шәһәр мэрын 14 ноябрьдә узачак КВН уенына чакырып калды.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа