Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Кышкы каникуллар чорында балалар лагерьларына бәяләрнең күпме тәшкил итәчәге билгеле

Дамир Фәттахов кышкы каникуллар чорында баласын лагерьга урнаштырырга теләгән татарстанлыларга кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында сөйләде.

Татарстанда кышкы каникуллар вакытында барлык формадагы 218 сәламәтләндерү учреждениесе эшләячәк. Аларда 9339 бала ял итәчәк. Бүген ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Казанда узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Кышкы сменаларга юллама бәясе, программага һәм сменаның күпме дәвам итүенә карап, 5-14 мең сум тәшкил итә. Балаларны лагерьга озату өчен муниципалитет Башкарма комитетларындагы ялны оештыру өчен җаваплы үзәкләр һәм бүлекләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Барлык лагерьлар буенча мәгълүматлар «Җәй» республика үзәгенең рәсми сайтында урнаштырылган», - дип белдерде ул.

Гражданнар кышкы каникуллар чорында балалар ялын оештыруга бәйле сорауларын кайнар элемтә телефонына шалтыратып бирә ала: 843 (2072872). Моннан тыш, 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр 215 яшүсмерләр һәм 30 яшьләр үзәгендә меңнән артык бәйрәм чарасы узачак.

«Балаларны Яңа ел баллары һәм маскарадлар, төрле бәйгеләр, иҗади чаралар көтә. Социаль челтәрләрдә үткәрелә торган чараларның афишасы урнаштырылачак», - дип искәртте Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса