Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Кеше гомере бер генә

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне тарихы 1989 елдан - профсоюзлар тарафыннан Америкада һәм Канадада эш урыннарында һәлак булган кешеләрне искә алган көннән башлана. 10 ел узганнан соң планетаның 100дән артык илендә, чиновникларның игътибарын хезмәтне саклау белән бәйле проблемаларга юнәлтү максатында, төрле чаралар уздырыла башлый.

Әлфия МОСТАФИНА.

Халыкара Хезмәт Оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен 2,3 миллион хатын-кыз һәм ирләр үзләренең эш урыннарында төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алып, вафат булалар икән (һәр көнне - 6000 кеше).

Бу өлкәдә Татарстан Республикасы да мактана алмый. Ел саен республикада меңгә якын кеше тән җәрәхәтләре ала, 100дән артык эшче-хезмәткәр һәлак була. ТР Дәүләт хезмәт инс-пекциясе мәгълүматлары буенча 2012 елның 3 аенда гына да оешма-предприятиеләрдә 22 хезмәткәрнең гомере өзелгән, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 10 кешегә артык.

Билгеле булганча, җитәкчеләр тарафыннан техника куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау буенча җитәрлек дәрәҗәдә профилактик эш алып барылмау менә шундый фаҗигаләргә китерә дә инде. Шуңа күрә дә ел башыннан алып, дәүләт җитәкчелеге һәр киңәшмәне традицион төстә төзелештә хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы таләпләре сакланышы темасыннан башлый. 28 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан башкарма комитетлар вәкилләре, төзелеш предприятиеләрендә булып, хез-мәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы таләпләренең сакланышын тикшерде. Шул нәтиҗәләргә нигезләнеп, һәр муниципалитетта хезмәтне саклауның торышына кагылышлы доклад әзерләнде.

Премьер-министр Илдар Халиков, бу проблемага хакимият баш-лыкларының аерым игътибарын юнәлтеп, төзелеш объектларын тикшергәндә хезмәтне саклауга аеруча игътибарлы булырга чакыра. Аның ассызыклавынча, техника куркынычсызлыгы нормаларын саклау быел өстенлекле бурыч булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса