Кар бөртеге ясыйбыз
Әлеге ясалма кышкы бәйрәмнәрне бизәр өчен әйбәт булыр. Аны кече яшьтәге балалар әти-әни ярдәме белән дә башкарып чыга алыр. Кирәкле әйберләр: - төсле кәгазь - клей - кайчы - линейка, карандаш - дырокол - атлас лент Зәңгәрсу төсле кәгазьдән 10 смлы 6 квадрат кисеп алабыз. Аларны рәсемдәгечә түгәрәкләп ябыштырабыз. Бу...
Әлеге ясалма кышкы бәйрәмнәрне бизәр өчен әйбәт булыр. Аны кече яшьтәге балалар әти-әни ярдәме белән дә башкарып чыга алыр.
Кирәкле әйберләр:
- төсле кәгазь
- клей
- кайчы
- линейка, карандаш
- дырокол
- атлас лент
Зәңгәрсу төсле кәгазьдән 10 смлы 6 квадрат кисеп алабыз. Аларны рәсемдәгечә түгәрәкләп ябыштырабыз. Бу - кар бөртегенең таҗлары. Аннары таҗларны биредә күрсәтелгәнчә бизәгез. Кечкенәрәк кар бөртекләре ябыштырсагыз, яки карандаш, фломастер белән ясасагыз да була.
Алтынсу кәгазьдән диаметры 3 см булган түгәрәк кисәбез. Шушы түгәрәккә таҗларны ябыштырыгыз.
Куе зәңгәр төсле кәгазьдән 7 смлы 6 квадрат кисәбез. Алдагылары шикелле үк түгәрәкләп ябыштырып таҗлар ясыйбыз, бизибез.
Барысын бергә тоташтырабыз.
Элеп куяр өчен атлас лента беркетәбез.
Әзер!
http://sabantuytatar.ru/berenche-rubrika/10797/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа