Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Cердәшче дә, киңәшче дә

Газетаны чыга башлаган көннән алып укучы әбунәче буларак, газета-журналларга 2014 ел өчен язылу барган кызу чорда - "урак өсте"ндә бу уңайдан мин дә берничә сүз әйтергә булдым әле.

Безгә, Карабаш халкына, "Бөгелмә авазы"н алдырмау һич тә мөмкин эш түгел. Чөнки без Бөгелмәдән аерылган: җирле радио юк, җирле телевидениедән дә хәбәрләр карый алмыйбыз. Ә менә Бөгелмә районына кереп тә, телевизордан район яңалыклары белән таныша алмасак та, рәхәтләнеп Лениногорскины күрсәтәләр. Лениногорск хуҗалары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре халык алдында хисап тоталар, үзлә-ренең кайгы-шатлыклары белән уртаклашалар, хәбәрләрне җиткереп торалар.
Безнең Бөгелмәдә дә шулайдыр ла ул, тик без - карабашлар гына бу бәхеттән мәхрүм. Рәхмәт "Бөгелмә авазы"на, муниципаль район башлыгы Илдус Касыймовның чыгышларын, игелекле гамәлләрен, гомумән, район яңалыкларын һәрдаим безгә ирештереп тора ул.
Мин үзем нефть өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан пенсионер буларак, "За нефть", "Российская газета", "Акчарлак", "Безнең гәҗит" һәм, әлбәттә инде, "Бөгелмә авазы"н алдырам һәм аларның барысын да яратып укыйм. Күршеләрем дә укырга дип алып чыгалар әле ул газеталарны.
Сүземнең соңында барыгызны да соңга калмыйча "Бөгелмә авазы"на язылырга чакырам. Ул - безнең сердәшче дә, киңәшче дә, проблемаларны чишүдә ярдәмче дә.
Муниципаль район җитәкчелегенә зур гозеребез бар. Депутатларыбыз белән бергәләшеп, җирле радио һәм телевидениене район авылларына кертү мәсьәләсен уңай хәл итүдә ярдәм итегез, зинһар.
Бистә халкы исеменнән,
Фатыйма ВӘЛИУЛЛИНА,
хезмәт ветераны.


Редакциядән. Билгеле булганча, 8 - 18 октябрь көннәрендә җирле басмаларга ташламалы язылу оештырылды. Бөгелмә муниципаль районының газета-журналларга язылу бүлегеннән хәбәр итүләренчә, шушы ункөнлектә барлыгы 332 кеше "Бөгелмә авазы" газетасына язылган.
23 октябрь көнне 16 сәгатьтә бүлек шул әбунәчеләр арасында редакцияләр биргән призлар белән лотерея уеннары оештырды. Уеннар нәтиҗәсе түбәндәгечә: Карабаштан Ханнанова, Әһлиуллин һәм Исмәгыйлева, Сугышлы авылыннан Мөгыйнов, "Подстанция-9"дан Мостафиналарга уенда отыш чыкты, алар татар язучыларының китапларына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса