Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә “Радуга” комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән кызыклы экскурсиядә булып кайттылар

Без - Бөгелмә "Радуга" комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән кызыклы экскурсиядә булып кайттык. Туган шәһәребезнең тарихи һәм истәлекле матур урыннары белән танышуны Ярослав Гашек урамыннан башладык. Хәзер матур итеп төзекләндерелгән, җәяүлеләр генә йөри торган бу урам буйлап узганда, беренче эш итеп, игътибарны Я. Гашек биографиясен искә төшерүгә,...

Без - Бөгелмә "Радуга" комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән кызыклы экскурсиядә булып кайттык.

Туган шәһәребезнең тарихи һәм истәлекле матур урыннары белән танышуны Ярослав Гашек урамыннан башладык. Хәзер матур итеп төзекләндерелгән, җәяүлеләр генә йөри торган бу урам буйлап узганда, беренче эш итеп, игътибарны Я. Гашек биографиясен искә төшерүгә, аның бу урамга куелган һәйкәл-скульптурасын өйрәнүгә, 1966 елда ук ачылып, бүгенге көнгәчә эшләп килүче Россиядә бердәнбер булган әдәби-мемроиаль музей турында мәгълүматлар туплауга юнәлттек.

Урамның буеннан-буена урнаштырылган стендларда татар һәм рус телләрендә язып куелган язуларны укыдык, шул рәвешле Бөгелмәнең төрле тарихи этаплары турында да шактый күп нәрсә белдек. Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районының "Нуль чакрым"ы белән таныштык.

Экскурсия соңында сулыкта кышлаучы үрдәкләрне ашату балалар өчен шатлык өстенә шатлык булды.

Равия ХӘЙРЕТДИНОВА, психолог.

Антонина Налимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса