Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

“Бөгелмә авазы” белән бергәләп...

Менә үзенең аллы-гөлле чәчәкләре, Бөек Җиңү бәйрәме, язгы чәчү эшләре тәмамлану шатлыклары, ләйсән яңгыр-лары белән май ае да узып китте. Тагын да ямьле Сабан туйлары белән гөрләп торган июнь аеның да яртысына җиттек. Төкле аягың белән, гүзәл җәй, диясе килә. Ямьле безнең авыл-шәһәрләребез: шаулап торган катнаш урманнары, чәчәкле болыннары, тирә-юньне...

Менә үзенең аллы-гөлле чәчәкләре, Бөек Җиңү бәйрәме, язгы чәчү эшләре тәмамлану шатлыклары, ләйсән яңгыр-лары белән май ае да узып китте. Тагын да ямьле Сабан туйлары белән гөрләп торган июнь аеның да яртысына җиттек. Төкле аягың белән, гүзәл җәй, диясе килә. Ямьле безнең авыл-шәһәрләребез: шаулап торган катнаш урманнары, чәчәкле болыннары, тирә-юньне ямьләндергән калкулыклары, таулары. Чиста сулы, комлы ярлы елга-инешләребез барыбызны да үстереп, канатландырып җибәрә, күңелләргә үзгә бер рәхәтлек, җаннарыбызга сафлык өстиләр:

Их, минем гүзәл Бөгелмәм,
Һич чыкмыйсың күңелдән...

Хөрмәтле милләттәшләрем, почта бүлекләренә барып, үзебез яратып укыган газетабыз "Бөгелмә авазы"на язылдыгызмы әле? Әйдәгез әле, ничек тә вакыт табып, язылыйк шушы шәһәр-районыбызда чыгып килүче бердәнбер татарча нәшер ителә торган, "Менә!" дигән газетабызга.

Ни кызганыч, мәктәп балалары җәйге каникул вакытларында газетаны укымыйлар. Әгәр дә алар әлеге басманы ел әйләнәсенә укып барсалар, үзләре өчен газета битләрендә басылган бик күп кыйммәтле мәгълүматлар белән танышып торган булырлар иде. Мин үзем аның һәрбер санын көтеп алам, кинәнеп, рәхәтләнеп, шатланып укыйм, булуына сөенеп туя алмыйм. Юк, бу мактану да, газетаны махсус мактау да түгел, ә чынлыкта редакциядә эшләүче барлык хезмәткәрләр дә ихлас бирелеп, газета укучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, вакыт белән исәпләшмичә, нәкъ менә халкыбыз, милләтебез өчен тырышалар. Минем фикерем белән әлеге басманы укучылар килешмичә калмаслар дип уйлыйм.

Күңелемдә булган барлык изге теләкләремне кадерле укучыларга, редакция хезмәткәрләренә шушы хатым аша белдерәм.

Язылыгыз, укыгыз, "Бөгелмә авазы" газетасының исәнимин булуы өчен минем белән бер теләктә булыгыз, шатлык-бәхетләргә күмелеп яшәгез дә яшәгез әле! Газета белән бергәләп...

Әлфинә КӘРИМОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса