Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Анималотерапия нәрсә ул?

Анималотерапия - психотерапия алымнарының берсе, дәвалау чарасы буларак, җәнлекләр кулланыла. "Ялкын" социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тернәкләндерү эшендә шактый уңышлы кулланыла торган ысул бу. Күптән түгел балалар янында ташбака Нюша белән әкәм-төкәм Улька "кунакта" булып киттеләр. Ташбака бик актив иде ул көнне, балаларны таң калдырып, хәтта йөгереп тә күрсәтте. Ә...

Анималотерапия - психотерапия алымнарының берсе, дәвалау чарасы буларак, җәнлекләр кулланыла.

"Ялкын" социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тернәкләндерү эшендә шактый уңышлы кулланыла торган ысул бу. Күптән түгел балалар янында ташбака Нюша белән әкәм-төкәм Улька "кунакта" булып киттеләр.

Ташбака бик актив иде ул көнне, балаларны таң калдырып, хәтта йөгереп тә күрсәтте. Ә мөгезләрен антенна сыман сузган әкәм-төкәм, бөтен буе белән тартылып, ташбака артыннан калышмаска тырышып шуышты. Аларны күзәтеп торган балалар шатлыгының чиге булмады. Рәхмәт йөзеннән, алар "кунакларны" сыйладылар, су эчерделәр, хәтта юындырдылар да.

Эмоциональ дәрәҗәдә аралашу, кече туганнар турында кайгыртучанлык күрсәтү балаларга зур канәгатьләнү хисләре бирде. Җәнлекләргә карата йөрәкләрендә булган шәфкать хисләре тагын да көчәйде.

Наилә ШӘЙХУЛЛИНА,

тәрбияче.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса