Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Алдынгыларны зурладылар

Күптәннән килгән матур традиция буенча һәр елны июнь башында узган Сабан туйларында ел дәвамында, язгы кыр эшләре чорындагы эшчәнлеккә йомгак ясала, уңышлы эшләүче хуҗалыклар атап үтелә, уңган-булган җитәкчеләр, механизаторлар, терлекчелек тармагында эшләүчеләр бүләкләнә.

Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына таянып
Әлфия МОСТАФИНА әзерләде.
Быел да 13 июньдә узган Бөгелмә Сабан туенда авыл хуҗалыгының һәр тармагында уңышларга ирешкән хуҗалыклар җитәкче-белгечләренә, көзге уңышны җыеп алуда, язгы кыр эшләрендә авылга зур ярдәм күрсәткән уку йортлары җитәкчеләренә һәм студентларга, авыл уңганнарына, гаилә фермалары хуҗаларына мактау сүзләре яңгырады, бүләкләр тапшырылды. Мәсәлән, шәхси хуҗалыгында 10 һәм аннан да күбрәк сыер асраучы 8 гаилә фермасына сөт саву аппаратлары тапшырылды. Алар: Зеленая Рощадан - Иван Решетников һәм Надежда Ишкова, Березовкадан - Рөстәм Бобоев, Спас авылыннан - Фидая Ахунова белән Ольга Нәфыйкова, Подгорныйдан - Бахартдин Нәбиев һәм Вазыйх Гайфуллин, Татар Димскәеннән - Ринат Галләмов.
Шәһәребездә авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләү белән шөгыльләнүче уку йортларыннан авыл хуҗалыгы эшләрен башкарып чыгуда актив ярдәм күрсәткәннәре өчен Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте (җитәкчесе - Фәрит Кәлимуллин) һәм Бөгелмә аграр көллияте (җитәкчесе - Фәрит Гатин) белгечләре һәм студентлары шулай ук акчалата бүләккә ия булдылар.
Гомуми эш нәтиҗәләре буенча "Подгорный" хуҗалыгы җитәкчесе Тәүфыйк Сәлахов; "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев; "Татагро" җәмгыятенең Бөгелмә районы буенча колонна начальнигы Насих Мөрсәлимов; "Агропродукт" җәмгыяте җитәкчесе Сергей Исаев һәм "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" җитәкчесе Марат Сабиров "Иң яхшы җитәкче" номинациясендә җиңүчеләр булдылар.
2014 елгы язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгуда үзләреннән зур өлеш керткән, югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар да билгеләп үтелде Сабан туе тантанасында. "Джон-Дир" тракторында 2 105 гектар мәйданда бөртеклеләр чәчкән "Подгорный" хуҗалыгы механизаторы Валерий Фәйзуллинга бүләккә "Нива" машинасы тапшырылды. Шулай ук Фәрит Җамалетдинов ("Акбаш-Агро"дан, 1 415 гектар) һәм Геннадий Петров ("Бөгелмә азык-төлек корпорация-се"ннән, 1 271 гектар) җиңүчеләр булдылар. Алар да шулай ук кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Быелгы язгы кыр эшләренә килгәндә, район буенча барлыгы 45 094 гектарда бөртеклеләр, терлек азыгы һәм техник культуралар чәчелде. Бу эшләрне башкарып чыгу максатында минераль ашламалар сатып алуга 25,4 миллион сум күләмендә бюджет ярдәме күрсәтелде, шуның 10,5 миллион сумы - РФ бюджетыннан. 1 628 тонна дизель ягулыгын ташламалы бәя белән алу исә авыл хезмәтчәннәренә 13 миллион сумга якын акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирде. Ә гомумән, 2014 елгы язгы кыр эшләре кампаниясен башкарып чыгуга 146 миллион сум акча тотылды.
Районда бүгенге көндә ике эре инвестор эшчәнлек алып бара: җаваплылыгы чикләнгән "Татагро" һәм "Агропродукт" җәмгыятьләре. Алар барлык чәчүлек җирләренең 33 процентын эшкәртергә алынган. "Агропродукт" чәчүне вакытында һәм югары сыйфатлы башкарып чыгу максатында һәм уҗымнарны эшкәртү өчен 148 миллион сумлык техника сатып алды, шул исәптән "Джон-Дир" маркалы 6 трактор һәм 5 чәчү комплексы, 5 орлык төягеч, 3 үзйөрешле "Версатилли" су сиптергече.
Авыл язгы кыр эшләре һәм урып-җыю чорында механизаторларга бигрәк тә кытлык кичерә. Ел саен Бөгелмә шәһәренең аграр һәм һөнәри-педагогия көллиятләре студентлары район кырларында көч куялар.
Быел, мәсәлән, чәчүдә 36 студент механизаторлар сыйфатында авылга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса