Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Кисмичә мөмкин түгел

Быел көз шәһәр урамнарындагы бик күп агачлар киселде. Бөгелмәләр арасында, моңа ризасызлык белдереп, зарланучылар да күп булды. Әлеге уңайдан административ тикшерү уздырылды. Тикшерү нәтиҗәләре турында административ комиссия рәисе, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Петровна НИКУЛИНА җавап бирә.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Электр челтәрләренең сак­лаулы зоналарын билгеләү һәм бу зоналар чикләрендә җир участокларыннан файдалануның аерым шартлары турында 2009 елның 24 февралендә РФ Хөкүмәте кабул иткән 160 нчы номерлы Карар белән расланган махсус кагыйдәләр нигезендә, оешма бу зонада үскән агачларны берсүзсез кисәргә тиеш. Челтәрле компания электрүткәргеч линияләргә авып, яисә сынып төшү куркынычы булган башка агачларның да я ябалдашларын тунарга, я агачын кәүсәсеннән үк кисәргә тиеш.

Документларга караганда, киселгән агачлар 1950 елларда СНиП кагыйдәләрен бозып утыртылган булганнар. Шуңа күрә дә, күчемсез милек буенча дәүләт кадастр учеты оешмасы карарына таянып, югары вольтлы линияләрне саклау зонасындагы агачлар киселде.

өгелмә кышын көчле җилләр, бураннар, бозлавык­лар еш була торган климатик зонага урнашкан. Кышларда агачларның сыкы-бәстән сыгылып торганнарын да, ботак­ларга күпләп кар сарылганын да, узган 2010-2011 елның кышында нинди бозлы яңгыр яуганын да яхшы хәтерлибез. Бу шартларда, көчле җил вакытында агачлар сынып, электр- үткәргечләргә аудылар, чыбыклар өзелде, нәтиҗәдә, Чис­тай, Чирмешән, Нурлат районнарында йөз меңнән артык кеше ике атна буе электр­сыз яшәргә мәҗбүр булды. Һә­лакәт нәтиҗәләрен бетерү өчен Бөгелмә электр челтәре предприятиесе бригадалары тәүлекләр әйләнәсенә тоташка эшләделәр.

Электр энергиясен куллану, беренче чиратта, хәвефсезлеккә корылган булырга тиеш. Аннан кешеләр дә, алар­­ның милек-мөлкәте дә зарар күрмәсен. БЭС менә шундый максат белән эшли. Ә агач авып өзелгән чыбыктан ток сугарга мөмкин, 6000 В көчәнешле электр тогыннан кеше сәламәтлегенә төзәтеп булмаслык зыян килүе ихтимал, хәтта гомеренә куркыныч яный. Шуңа да мондый бәлаләрне булдырмый калу чараларын алдан күрү хәерлерәк.

2011-2012 елның кышына әзерләнү барышында, ха­лыкның куркынычсызлыгын һәм шулай ук электр энергиясе белән өзеклекләрсез тәэмин итү максатын күздә тотып, Бөгелмә электр челтәре андый агачларны кисеп чыкты. Бу эшнең нәтиҗәсе дә күренә: 2011 елның көзендә - сентябрь, октябрь, ноябрь айларында агач аву сәбәпле, бер генә ток үткәргеч чыбык та өзелмәде.

Экологик вәзгыятьне яхшырту, гигиеник һәм экологик мөнәсәбәттә уңай мохит тудыру өчен Бөгелмә муниципаль районында, саклаулы зоналардан читтә ел саен бик күп агач-куаклар утыртыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: агачлар